news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова депутатларның 2017 елдагы керемнәре буенча рейтингны әйтте

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның керемнәре буенча рейтингта беренче урында Айрат Хәйруллин тора.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан депутатларының 2017 елда алган керемнәре буенча рейтинг турында сөйләде.

Спикер искәртеп үткәнчә, керемнәр һәм чыгымнар турындагы декларацияне беренчеләрдән булып Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар тапшырган. «Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның керемнәре буенча рейтингта беренче урында Айрат Хәйруллин тора. Ул узган елда 168,4 миллион сум акча эшләгән. Ирек Богуславский (47,6 миллион) – икенче, «КАМАЗ» АҖ генераль директоры хатыны, депутат Әлфия Когогина (30,2 миллион) – өченче, Айрат Фәррахов (16,5 миллион) – дүртенче, Александр Сидякин (13,5 миллион) бишенче урында», - диде ул.

Шуннан соң Лилия Галимова ТР Дәүләт Советы депутатларының керемнәренә тукталды. «Әлеге рейтингта депутат, Казанның «Кулон» заводы генераль директоры Альберт Фәхретдинов беренче урынны били. Узган елда аның кереме 604,6 миллион сум тәшкил иткән. «СМП-Нефтегаз» генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров – икенче урында. Ул 427,6 миллион сум акча эшләгән. «ТрансТехСервис» директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев (407,3 миллион) – өченче, «Татнефть» АҖ генераль директоры Наил Маганов (138,6 миллион) – дүртенче, Казан май комбинаты директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин (132,9 миллион) бишенче урында», - дип әйтте Лилия Галимова.

Моңа кадәр Лилия Галимова 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның декларацияләнгән кереме 7,8 миллион сум тәшкил иткән дип әйткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100