news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Дәүләт Думасында Сидякинның урынын Борис Менделевич алачагын әйтте

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова РФ Федераль Җыены түбән палатасында бушаган урынны алачак кандидатура исемен атады.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова РФ Федераль Җыены түбән палатасында бушаган урынны алачак кандидатура исемен атады. Моңарчы җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасында Татарстанны тәкъдим иткән Александр Сидякин Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының администрация җитәкчесе итеп билгеләнде.

«Бушаган урынны Борис Менделевич алачак», - дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Ул Александр Сидякинга яңа эш урынында уңышлар теләде, аның Дәүләт Думасында Татарстан вәкиле статусында «иң нәтиҗәле эшләүче депутатларның берсе» булуын билгеләп үтте.

  • Борис Менделевичка - 51 яшь. Белеме буенча – табиб (Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган), озак еллар үз белгечлеге буенча эшләгән. 2000 еллар башында ТР Премьер-министрының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе һәм ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы вазифаларын башкарган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100