news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: Бу очракта Сочи мэриясенең бернинди аргументлары да канәгатьләндерми

Казан Кремле вәкиле сүзләренчә, Татарстан Сочида яңгыр сулары канализациясенә төшеп үлгән 7 яшьлек Коля Мальцев гаиләсенә ярдәм күрсәтергә әзер.

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Сочига Түбән Камадан ял итәргә килеп, һәлак булган Коля Мальцевның әти-әнисе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Сочи мэриясенең бернинди дәлилләре дә әлеге вазгыятьтә безне канәгатьләндерә алмый», - дип искәртте Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

  • Моңа кадәр Сочи мэриясе 7 яшьлек бала үлемендә аның әбисен гаепләгән иде. Яңгыр сулары канализациясендә рәшәткәнең булмавын мэрия вәкилләре конструкциянең үзенчәлеге белән аңлатты.

«Без әлеге фаҗигадә гаепле кешеләр тиешле җәзасын алырга тиеш дип саныйбыз», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, фаҗига турында билгеле булган көнне Түбән Кама җитәкчелеге булышлык күрсәтергә әзер икәнлеген белдергән. Малайның әти-әнисе эшли торган предприятиеләр тиешле матди ярдәм күрсәтә.

«Әгәр тагын ниндидер ярдәм кирәк булса, без аны күрсәтергә һәрвакыт әзер», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100