news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Гаделшина: «Тукай дөньясы» сайтында мультимедианы киңәйтү бурычы тора

Лилия Гаделшина: «Тукай дөньясы» сайтында мультимедианы киңәйтү бурычы тора
Фото: © «Татар-информ»,Рамил Гали

«Тукай дөньясы» сайты һәм интернет басмасы мөхәррире Лилия Гаделшина сүзләренчә, алга таба мультимедиа технологияләреннән файдаланып эшләү, фото-видеолар куллану бурычы тора. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан сайтның дизайны үзгәртелгән.

Лилия Гаделшина сайтны булдыру тарихына да тукталды. «Тукайның 125 еллыгы уңаеннан «Интертат» редакциясе тарафыннан проект буларак тормышка ашырылган иде. Ул вакытта Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев бу идеяне күтәреп алып, Тукай музее, Милли музей, Милли китапханә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, шагыйрьләр, әдипләр белән киңәшеп, концепциясе төзелде», – диде Лилия Гаделшина.

Шул вакыттан китапханәләргә, музейларга барып, төрле мәгълүматлар тупланган. Татарстан китап нәшрияты да ярдәм иткән. Сайт мөхәррире хезмәттәшлек өчен барчасына рәхмәтен белдерде. «Материаллар шулкадәр күп җыелды, аларның кайсындыр төшереп калдыру үзе бер җинаять кебек тоелды. Тукай сайтында бөтен кешегә урын булырга тиеш дип уйладык – Тукайны яраткан, Тукай белән илһамланып иҗат иткән бар кешегә дә. Шул рәвешле, рубрикалар барлыкка килә башлады», – дип искә алды Лилия Гаделшина.

Аның сүзләренчә, Тукайның татар телендәге барлык әсәрләре кертелсә дә, рус версиясен эшләү үзенчәлеклерәк булган. «Тукайның русчага тәрҗемәләре күп, шунлыктан төрле авторларның тәрҗемәләре тупланды. Бу эш беркайчан туктамаячак, яңа материаллар һаман өстәлә бара. Инглиз версиясендә дә яңа тәрҗемәләр булган саен куеп торабыз. Тәрҗемәләр эшләгәндә, иллюстрацияләр ясаганда, ясалма фәһем дә булыша», – диде Лилия Гаделшина.

Шулай ук редакция коллективы белән Тукай эзләре буйлап йөргәннәрен дә әйтте. «Әстерхан, Петербург, Троицк, Уральск шәһәрләрендә булып кайткан идек. Үзебезнең архивыбыз да бар. Безнең сайтта чыганаксыз бер мәгълүмат та юк. Һәр рәсем, мәгълүматның чыганагы бар. Һәркем ышанып куллана, сылтамасын да күрсәтә ала. Алга таба фото-видеолар кирәк, мультимедианы үстерү максаты тора. Күбрәк укучы белсен өчен, социаль челтәрләрдә төрле форматларны файдаланып, еллар буе тупланган мәгълүматны халыкка җиткерү бурычы тора», – дип белдерде сайт мөхәррире.

news_right_1
news_right_2
news_bot