news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Моннан 100 ел элек Казанда узган Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның бер казанышы – хатын-кызның мәчеткә керү хокукына ия булуы. Бу хакта Корылтайның 100 еллыгына багышланган “Таң атканда...” күргәзмәсе ачылу тантанасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш гыйльми белгече, тарих фәннәре докторы Лилия Габдерәфыйкова әйтте. Шунлыктан ул күргәзмәнең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда оештырылуын символик мәгънәгә ия дип саный.

“Мәчет моңарчы гел ирләр урыны саналган. Ә корылтай карарыннан соң хатын-кыз мәчеткә килеп, имамнарның вәгазен тыңлый алган”, – ди ул.

Искәртеп узабыз, бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган “Таң атканда...” исемле күргәзмә эшли башлады.

Мәгълүмат өчен: Казанда 1917 елның 24-27 апрелендә Бөтенроссия мөслимәләр корылтае үткән һәм ул татар хатын-кызлары хәрәкәтендә зур урын алып торган әһәмиятле вакыйга булып татар тарихына кереп калган. Корылтайда хатын-кызларның сәяси һәм социаль тигезсезлеге мәсьәләләре күтәрелгән. Корылтайда катнашучылар хатын-кызларның сайлау хокукына, хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта тигезлеккә омтылганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100