news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Әхмәтова: Безнең фестиваль – уникаль фестиваль. Башка андый фестиваль юк

Лилия Әхмәтова: Безнең фестиваль – уникаль фестиваль. Башка андый фестиваль юк

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры башлап җибәргән «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесенең беренчесе Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышланса, алга таба фестиваль башка драматурглар иҗатына нигезләнәчәк.

«Түбән Кама театры Туфан Миңнуллин исемен йөрткәч, быел Туфан аганың тууына 90 ел булуын да истә тотып, беренче фестивальне Туфан Миңнуллинга багышларга булдык. Икенче фестивальдә без драматургны алмаштырачакбыз. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗев әсәрләренә нигезләнгән спектакльләрне җыя алабыз», – диде театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

«Бу фестиваль милли драматургларга игътибарны юнәлтү максатыннан эшләнә. Миңа калса, бу яктан без уникаль фестиваль. Россия күләмендә мондый концепцияле фестиваль юк. Мәсәлән, Чехов фестивале, Володин фестивале ел саен бер генә авторны җыя. Аларның моңа мөмкинчелекләре бар, Россия күләмендә театрлар күп һәм бу авторлар күп куела. Без бар булганын җыйдык», – дип дәвам итте ул.

«Бөтен театрларда Зөлфәт Хәким әсәрләре бара. Аның әсәрләрен фестиваль итеп җыярга була. Бөтен театрларда дип әйтерлек Илгиз Зәйниев әсәрләре бар. Драматургларга багышланган фестивальне шулай оештырып җибәрә алсак бик матур булыр иде», – диде Рөстәм Галиев.

Сәнгать фәннәре докторы, фестивальнең жюри әгъзасы Рауза Солтанова милли драматургия проблемаларының киң булуын искәртеп, бу фестивальнең киң колач аласына ышанычын белдерде. «Яшьләр өчен бу аеруча кызыклы булыр иде», – диде ул.

  • Фестиваль 13 октябрьдә башлана һәм 18 октябрьгә кадәр барачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot