news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлилчеләр хөрмәтенә Спас манарасы сәгате 11 тапкыр сугачак

Чараның төп инициаторы — Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы.

Җәлилчеләр хөрмәтенә Спас манарасы сәгате 11 тапкыр сугачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Августта республикада шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә багышланган чаралар уза. 25 августта чаралар циклы 1 май мәйданында 12:00 сәгатьтә гадәти булмаган акция — 11 тапкыр сәгать сугу белән тәмамланачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле Зилә Гыймазова хәбәр итте.

«11 җәлилче — Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алишев, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров хөрмәтенә Спас манарасындагы сәгать 11 тапкыр сугачак», — диде ул.

Зилә Гыймазова сүзләренчә, акция кысаларында Эльмира Кәлимуллина «Җәлил» операсыннан өзек башкарачак (рояльдә — композитор Эльмир Низамов), шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм Язучылар берлеге вәкилләре шагыйрь һәм аның көрәштәшләре шигырьләрен укыячак, Нурбәк Батулла импровизацияләнгән сәхнәдә авторлык хореографиясен күрсәтәчәк.

«Җәлилчеләрне искә алу көне геройларыбыз һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, „Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе“ төбәк иҗтимагый оешмасы, „Татарстан Республикасы Язучылар берлеге“ оештыра», — дип сөйләде Зилә Гыймазова.

news_right_1
news_right_2
news_bot