news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Җәлилче" Зиннәт Хәсәнов туганына Җәлилнең 110 еллыгы медале тапшырылды

Дамир Мусин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Мусиннар гаиләсе җәлилчеләр истәлеген саклауга өлеш кертә.

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның Премьер-министры урынбасары – республиканың Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Муса Җәлилнең көрәштәше булган Зиннәт Хәсәновның туганы Дамир Мусинны Муса Җәлилнең 110 еллыгына чыгарылган истәлекле медаль белән бүләкләде. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Дамир Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Мусиннар гаиләсе фашистлар Бөек Ватан сугышы елларында, 1944 елда Германиянең Плетцензея төрмәсендә җәзалап үтерелгән Зиннәт Хәсәновның һәм аның иптәшләренең истәлеген саклауга зур өлеш кертә. 
 
Зиннәт Хәсәнов (1916–1944) тумышы белән Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылыннан. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумын тәмамлаган. Кызыл Армиясендә кече командир курслары бетереп, лейтенант дәрәҗәсен алган. Рота белән җитәкчелек иткәндә, фашистларга каршы сугышта каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән. Авылдашлары аның истәлеген кадерләп саклый, Иске Кәшердә аның һәйкәле бар.

Студент чагында үзе укыган институтның "Татар клубы"н җитәкләгән Дамир Мусинга истәлекле медальне Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәү югары уку йортларындагы Татарстан якташлыгы җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашуда тапшырды. Муса Җәлилнең юбилее хөрмәтенә истәлекле медальне Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге чыгарган иде. Татарстан белән Мәскәүнең укымышлы яшьләре арасында элемтәләрне ныгыту максатында үткәрелгән бу очрашуда Мәскәү дәүләт университеты, Идарә академиясе, Россия Халыклар дуслыгы университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты, И.Сеченев исемендәге медицина университеты, Пирогов исемендәге медицина университеты студентлары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100