news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил укулары Россия күләмендә узарга мөмкин

Васил Шәйхразиев Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллектә үзәк китапханә хезмәткәре Ирина Остроумова белән очрашты.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Җәлил укулары Россия күләмендә уздырылырга мөмкин. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллектә үзәк китапханә хезмәткәре Ирина Остроумова белән очрашты.

Ирина Ильинична Питерда мәктәп укучылары арасында Муса Җәлил буенча уздырылучы чаралар, бигрәк тә Җәлил укулары буенча мәгълүмат бирде. Милли шура рәисе әлеге чараның аерым төбәкләрдә узуын һәм бик кирәкле чаралар булуын әйтте, киләсе елдан Җәлил укуларын Бөтенроссия күләмендә үткәрә башларга кирәклегенә басым ясады, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татар-информ" Васил Шәйхразиев Петербургта М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100