news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Җәлил укулары”на Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә

Чара Муса Җәлил музееның 35 еллыгына һәм аның көрәштәше Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланган.

“Җәлил укулары”на Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Айдар Галимов). 18-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак фәнни конференциягә Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тулырак мәгълүматны Муса Җәлил музей-фатирының мөдире Нәзирә Фәттахова җиткерде.

  • Фәнни укулар Муса Җәлил музееның 35 еллыгына һәм аның көрәштәше Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланган.

“Конференция ике мәйданчыкта эшләячәк: 18 сентябрьдә Муса Җәлил музей-фатирында -  Татарстан Республикасы Милли музее филиалында, 19 сентябрьдә – Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында. Без Германиядән һәм Чехиядән кунаклар көтәбез. Шуларның берсе - Штефан Тайлиг - Вустрау шәһәре Бранденбург-Прусс музее мөдире, Бранденбург музей ассоцияциясе идарәсе әгъзасы. Казан һәм Татарстанның дәүләт, муниципаль музейлары, фәнни һәм уку йортлары вәкилләре була”, - диде Нәзирә Фәттахова. 

“Җәлил укулары ике телдә алып барылачак. Конференциянең максаты - Җәлилне һәм җәлилчеләрне популярлаштыру, пропагандалауны дәвам иттерү. Бу өлкәдә кызыксынулар кимемәсен иде, эзләнүләр алып барылсын иде. Моннан тыш мемориаль музейлар, аларның эшчәнлеге һәм үсеше хакында да сүз булачак”, – ди Нәзирә Фәттахова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100