news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Җәлил укулары" конкурсы Чүпрәле районында дәвам итте

Балалар сәнгать йортына конкурста катнашу өчен 4 яшьтән алып 25 яшькәчә 68 кеше килгән иде.

"Җәлил укулары" конкурсы Чүпрәле районында дәвам итте
tatar-congress.org

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ").Чүпрәле районында II Халыкара "Җәлил укулары" әдәби конкурсы дәвам итте. Хәзер катнашучылар ятлаган шигырьләре белән үзләре яшәгән төбәкләрдә чыгыш ясый. Бу турыда"Бөтенроссия татар конгрессы" сайтында хәбәр ителә.

Балалар сәнгать йортына конкурста катнашу өчен 4 яшьтән алып 25 яшькәчә 68 кеше килгән иде.

Исегезгә төшерәбез, быел бәйгегә үзгәрешләр кертелде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылу сәбәпле, "Җәлил укулары"нда катнашучылар үзләре яшәгән төбәктә туып-үскән фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләрен ятлап сөйләргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100