news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Җәлил укулары" Казанда һәм Чаллыда үткәрелә

Конференция 18 сентябрьдә - Татарстан Милли музее филиалы-Муса Җәлил музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак.

"Җәлил укулары" Казанда һәм Чаллыда үткәрелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Ике көн дәвамында - 18-19 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда "Җәлил укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан һәм чит илләрдән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • "Җәлил укулары" Муса Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

Конференциядә шагыйрь белән язучының әдәби мирасы, музей экспозицияләрендә геройлар язмышы белән бәйле проблемалар каралачак.

  • Конференция 18 сентябрьдә - Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак. 

"Татар-информ" "Җәлил укулары" 2018 елдан Россия күләмендә узарга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100