news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары» Халыкара бәйгесе гала-концертында Сәйдә Мөхәммәтҗанова катнаша

Казанда узачак йомгаклау концертында төбәк этапларында җиңгән балалар һәм яшьләр чыгыш ясаячак.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). «Җәлил укулары» II Халыкара әдәби бәйгесенең җиңүчеләре гала-концертында Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячак. 2019 елның 1 октябрендә башланган бәйгегә 18 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә нәтиҗә ясала, дип хәбәр итә әлеге проектны оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы.

«Җәлил укулары» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Катнашучыларның яшь чиге — 4-25 яшькәчә.

Бәйгедә катнашучылар Җәлил шигырьләрен татарча, русча һәм дөньядагы башка телләрдә сәнгатьле итеп укуда көч сынашты. Шулай ук быел яңа номинацияләр дә өстәлде: татар фронтовик-язучыларның әсәрләрен яңгыратырга мөмкин иде. «Яшь җәлилчеләр» номинациясендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы темасына үзләре язган әсәрләре белән таныштырды.

Гала-концертта төбәк этапларында җиңгән балалар һәм яшьләр катнашачак. Бәйрәм программасында Сәйдә Мөхәммәтҗановадан тыш, җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Әлфис Галиуллин һәм «Болгар кызлары» төркеме дә чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100