Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Казан этабы «Адымнар» мәктәбендә узачак
Быел «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәртәбәле конкурсны уздыруда хәзер башкалада яңа ачылган «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы дә үз өлешен кертәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге уку йорты бәйгенең Казан этабында катнашучыларны үз бинасында кабул итәргә әзер.«Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев һәм «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов шул хакта килештеләр.
Быел «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла. Анда катнашучылар саны да елдан-ел арта.
- 2020 елның 1 октябреннән III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.
Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин — «Җәлил укулары» бәйгесенең нигезләмәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз