news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Җәлил укулары” бәйгесенең финалында шагыйрьнең туган авылыннан да катнаштылар

Җиңүчеләрне иртәгә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында игълан итәчәкләр.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген ТР язучылар берлеге бинасында I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалы уздырылды. Анда шагыйрьнең туган авылы Оренбург өлкәсе Мостафа авылыннан да катнашучы бар иде.

Жюри әгъзалары арасында ТР язучылар берлеге рәисенең урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, шагыйрь Ленар Шәех, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында сәхнә теле дәресләрен укытучы Илфат Абдулла һ.б. бар иде. Алар бәйгегә килгән катнашучыларның чыгышларын тыңладылар һәм бәяләп бардылар.

“Җәлил укулары”ның финал өлешенә барлыгы 61 укучы үткән. Чарада чыгышлар татар һәм рус теленнән тыш, инглиз, төрек телләрендә дә яңгырады.

Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән тыш, чит төбәкләрдән Санкт-Петербург, Башкортстан Республикасыннан да укучылар килгән.

“Шигырь сөйләү конкурсларында әле өченче тапкыр гына катнашам. Финалга үткәч, бик сөендем. Бәйгедә катнашу - үзе үк инде минем өчен зур бәхет. Бүген мин Хәсән Туфанның Муса Җәлилгә багышлап язылган “Чәчәк сибелә җилдә” шигырен сөйләдем. Җиңүчеләр исемлегендә булуыма өметләнәм”, - диде Башкортстан Республикасыннан килгән катнашучы Сөмбел Мәннәнова.

Җиңүчеләрне иртәгә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында игълан итәчәкләр. Тамаша шул ук бинада гала-концерт белән тәмамланачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot