Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәлил премиясе иясе Динә Закирова: Сәхнәгә беренче тапкыр скрипкасыз чыгуым
Бүген Динә һәм Илнур Закировларга Муса Җәлил премиясе тапшырылды.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Г.Камал театры музыканты Динә Закирова Муса Җәлил исемендәге республика премиясен алганда беренче тапкыр скрипкасыз сәхнәгә чыгуын әйтте.
Бүген Г.Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларга татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштырганнары өчен Муса Җәлил премиясе тапшырылды.
«Аудиофлешка форматында балалар өчен татар халык әкиятләрен иҗат иттек. Халкыбызга хезмәт итә алуыбыз белән без бик бәхетле. Әлеге бәяләү безнең өчен зур дәрәҗә. Мин үзем скрипкасыз беренче тапкыр сәхнәгә чыгам. Бу минем өчен аеруча дулкынландыргыч мизгел. Оештыручыларга, безне тәкъдим иткән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт әйтәсем килә», — диде Динә Закирова.
Проектта Илнур Закиров диктор буларак хезмәт күрсәткән булса, Динә Закирова музыкаль бизәлешен тулысынча эшләгән, уен коралларында да үзе уйнаган.
«Дәүләт премиясен алу дулкынландыргыч мизгел. Үзебезнең эшебезне күрсәтә алганбыз икән, мин бик шат. Динә белән бергәләп татар халык әкиятләрен аудиоформатта эшлибез. Бу проект бүгенге көндә дә дәвам итә», - диде Илнур Закиров.
Алдан әйтелгәнчә, бүген Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.
- Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз