news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил һәм аның хәрби иптәшләренең батырлыгына багышланган китапны кызына тапшырдылар

Китапка сугышчыларның хәтирәләре, шулай ук Җәлил белән фронтта шәхсән аралашкан шаһитларның истәлекләре кергән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага «Ушедшие в бессмертие» дигән китапны тапшырдылар. Китап танылган татар язучысы хезмәт иткән 2нче Удар Армия батырлыкларына багышланган.

Китапта 1942 елның 26 июнендә Мясная бор авылында булган фаҗигале вакыйгалар да тасвирлана. Анда шагыйрь җитди яраланган һәм әсирлеккә алынган була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Моннан тыш, анда бик күп совет һәм немец документы, карта, схема, сугышчыларның хәтирәләре, шулай ук Җәлил белән фронтта шәхсән аралашкан шаһитларның истәлекләре кергән.

«Ушедшие в бессмертие» китабы «Таволга» фонды һәм «Автодор» компаниясе тарафыннан бастырылган. 2020 елда компания 2нче Удар Армия командирлары һәм сугышчылары батырлыгына багышланган мемориал урнаштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100