Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Россиядә иң популяр 10 театр арасына керде
Казан театры Екатеринбург опера һәм балет театры һәм Петрозаводскидагы Фин театры белән 5-7 урыннарны бүлешкән.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Россиядә туристлар арасында иң популяр 10 театр арасына керде. Рейтингны Tvil.ru сервисы белгечләре төзегән.
Казан театры Екатеринбург опера һәм балет театры һәм Петрозаводскидагы Фин театры белән 5-7 урыннарны бүлешкән: мәдәният учреждениеләренең һәркайсы респондентларның 6,38 процент тавышын җыйган.
Санкт-Петербургның Мариин театры туристлар арасында иң популяр театр дип табылган, респондентларның 31,91 проценты аның өчен тавыш биргән. Икенче урында – Мәскәүнең Зур театры (14,89 процент), өченче-дүртенче урыннарны Сочидагы Кышкы театр һәм Ялтадагы Чехов исемендәге театр бүлешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз