news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил исемендәге көрәш турнирында Ильяс Галимов истәлегенә махсус бүләк булдырылган

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән көрәш бәйгесе 58нче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган милли көрәш турниры кысаларында узган елны вафат булган данлыклы көрәшче Ильяс Галиев истәлегенә махсус бүләк булдырылган.

«Быел Татарстанның Көрәш федерациясе ярдәмендә приз фонды артты: 50 мең, 30 мең һәм ике өченче урынга — егермешәр мең. Федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов белән киңәшләштек тә, узган елны мәрхүм булган Ильяс Галимов истәлегенә махсус бүләк бирергә булдык. Ул финалда иң яхшы көрәшкән бер егеткә биреләчәк. Премия күләме кечкенә түгел. Бәясен әлегә әйтмим», — диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән көрәш бәйгесе 58нче тапкыр үткәрелә. Быел әлеге турнир 12-13 февральдә Минзәләдә үтәчәк. «Турнирның турыдан-туры трансляциясен „Instagram"да «Батырлар» аккаунты аша карап булачак», — диде „Ватаным Татарстан“ газетасы баш мөхәррире урынбасары.

Минзәлә муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сүзләренчә, турнир ачылышында Вил Усманов, Резидә Шәрәфиева, Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы һәм Минзәлә шәһәре үзешчәннәре чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100