news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлил хәзрәт Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәдә студентлар белән очрашты

Шәкертләр арасында күпчелекне илнең төрле төбәкләреннән килгән, шәригать буенча белемнәрен күтәрүче имамнар тәшкил итә

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Казанның Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәдә студентлар белән очрашты.
Бу көннәрдә мәдрәсәдә читтән торып белем алучыларның укулары бара. Шәкертләр арасында күпчелекне илнең төрле төбәкләреннән килгән, шәригать буенча белемнәрен күтәрүче имамнар тәшкил итә. Җәлил хәзрәт аларга вәгазь укыды, нәсыйхат бирде һәм күпсанлы сорауларына җавап бирде, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot