news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыевка “Халыкка хезмәт иткән өчен” медале бирелде

Җ.Фазлыев ислам тематикасы буенча популяр китаплар авторы, күренекле вәгазьче буларак билгеле шәхес

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка Балтач районы үзәгендәге Җәмигъ мәчеттә җыелган имамнар утырышында ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең “Халыкка хезмәт иткән өчен” медале тапшырылды.
Ул дин өлкәсендә 1988 елдан бирле эшли. Әлеге медаль Җәлил хәзрәтнең рухи остаз булуын исәпкә алып бирелгән, дип хәбәр итә мөфтият сайты. Җ.Фазлыев ислам тематикасы буенча популяр китаплар авторы, күренекле вәгазьче буларак билгеле шәхес.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100