news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләргә имамчылык вазифасының җаваплылыгы турында сөйләгән

Татарстанның баш казые Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашкан.

Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләргә имамчылык вазифасының җаваплылыгы турында сөйләгән
dumrt.ru

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләренә имамчылык вазифасын алган кешенең өстендә булган җаваплылык турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб, районда имам-мөхтәсиб, Татарстанның баш казые буларак, үз тәҗрибәсеннән чыгып кайбер нечкәлекләр хакында бәян кылды. Диннең торышына бәя биргәндә ул нәкъ менә имамчылык вазифасын алган кешенең өстендә булган җаваплылыкка басым ясаган. 

Җәлил хәзрәт шулай ук динебездә мөһим булган кагыйдәләргә тукталган. Гыйбадәт, никах, әхлакый мәсьәләләр турында сөйләгән. Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләр каршында вәгазь сөйләгән һәм алар тарафыннан бирелгән күп кенә сорауларга җавап биргән.

Шәкертләрнең саны елдан-ел арта бара. Йөздән артык шәкертләр төрле төбәкләрдән (Самара, Ульяновск, Чувашия, Киров, Мәскәү, Свердловск, Башкортстан, Пермь, Мари-Эл һ.б.) гыйлем алу нияте белән килгәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100