news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Безгә бүген Әлмирә Әдиятуллина кебек фидакяр җаннар җитми

«Ярдәм» мәчетендә журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллинаның кырыгы узды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Безгә бүген Әлмирә Әдиятуллина кебек фидакяр җаннар җитми
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бүгенге көндә аның кебек тынгысыз һәм фидакяр кешеләрнең җитмәвен әйтте. Бүген «Ярдәм» мәчетендә Әлмирә Әдиятуллинаның кырыгына багышланган мәҗлес узды.

«Әлмирә апа фидакяр һәм гаять тынгысыз җан иде. Чараларда мин аңа сүз бирә идем. Сүз бирмәсәм: „Бер җөмлә генә әйтим әле“, — диеп үзе теләк белдерә иде. „Әлмирә апа синең бер җөмлә озынрак була шул“, — дия идем. Беребезгә дә тынгылык бирмәде, ә хәзер юксынабыз. Бүген безгә Әлмирә апа кирәк. аның кебек фидакяр җаннар җитми. Ул үзеннән соң бик зур хезмәтләр калдырды», — ди хәзрәт.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Әлмирә Әдиятуллинаны диннең каһарманы һәм батыры дип атады. Әлмирә Әдиятуллина паспортка яулыктан фотога төшү хокукына ирешкән кеше. «Әлмирә апа яулык мәсьәләсендә батырлык күрсәтте. Ул безнең өчен бик мөһим мәсьәлә. Ул аны булдырды. Әлмирә апа барыбызга да үрнәк булырдай хатын-кыз булды», — ди мөфти.

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов Әлмирә Әдиятуллинаның милләтне, динне яратуын ассызыклады.

Әлмирә Әдиятуллина «Азат хатын» журналында эшләгән. «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова аның күпкырлы шәхес булуын әйтте. «Әлмирә апа редакцияне сагынып килә иде. Ул: „Тел ике йозак астында булырга тиеш — теш һәм ирен“, - дип әйтә иде. Ул сүзләр минем өчен кагыйдә булды. Аның үрнәк алырдай яклары бик күп», — дип сөйләде ул.

Әлмирә Әдиятуллина 27 июль көнне вафат булды.

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмира Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 нче елның 8 нче июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

«Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100