news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил бистәсенең балалар сәнгать мәктәбе янында чыршылар утырттылар

Агач – ул хатын-кыз кебек наз ярата, аны иркәләп кенә тотырга кирәк, ди Гөлзирә Гыйльметдинова.

(Сарман, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәрипова). Сарман районы Җәлил бистәсенең балалар сәнгать мәктәбе тирәсендә 85 чыршы агачы утыртканнар. Бу хакта V “Җир сулышы“ республика бәйгесенең йомгаклау туры кысаларында узган экологик акция вакытында сәнгать мәктәбе директоры Гөлзирә Гыйльметдинова хәбәр итте.

Кичә биредә тагын 15 төп агач утыртылды. Әлеге чарада Сарман районы җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Татарстан – яңа гасыр“ иҗтимагый хәрәкәте, 24 муниципаль районнан балаларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт куючы берләшмә вәкилләре һәм Җәлил бистәсе балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре катнашты.

Өч чыршы үсентесен мәктәп каршына утырттылар. 12 төп миләш агачы бер рәт итеп бина артында урын алды.

"Агач – ул хатын-кыз кебек наз ярата, аны иркәләп кенә тотырга кирәк", – ди Гөлзирә Гыйльметдинова.

Ярты гасырлык тарихы булган мәктәп биләмәсендә чыршы һәм миләштән кала каен, алмагач, шомырт агачы, өрәңгеләр дә үсә. Агачлар саны елдан-ел артып тора. Бу кадәр яшеллек уку процессында актив кулланыл. Алар яшь рәссамнар ишегалдына чыгып пленэрда рәсем ясый алсын өчен кирәк.

  • Пленэр (француз теленнән en plein air — «ачык һавада») — көн яктысында тирә-якка кояш нурларының төрлечә төшүе аркасында барлыкка килгән төс байлыгын рәсемдә чагылдыру.

Җәлил бистәсендәге агачлар Сарман районында туып үскән билгеле рәссам Әбүзәр Габдрахманов хезмәтләрендә дә чагылыш тапкан. Чарада катнашучылар аның күргәзмәсен дә карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100