Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Студентлар лигасы Лениногорск ЗАГСында бал оештырды
Татарстан Студентлар лигасы Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә студентлар балы үткәрде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балда тугыз пар осталык һәм эрудицияләрен күрсәтте. Жюри бал королен һәм королевасын, иң серле ханымны, иң үткен кавалерны һәм башка фаворитларны билгеләде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Жюри составына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, «Высота» яшьләр үзәге директоры һәм Мәдәният йорты директоры урынбасары керде.
Фото: ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте
Татарстан ЗАГС органнары өчен студентлар белән эшләү -республиканың демографик киләчәгенә стратегик инвестиция, дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова фикеренчә, Татарстан ЗАГСлары, студентларның гаилә культурасы өлкәсендәге инициативаларын хуплап, ныклы гаиләләр һәм демографик тотрыклылыкның нигезен булдыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз