news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музее иң яхшы авыл музее исеменә лаек булды

Музейны Самара өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Фатыйх Мортазин исемендәге премия лауреаты Нурания Абзалова җитәкли.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовның музей йорты «Авылда урнашкан иң яхшы туган якны өйрәнү музее» Бөтенроссия бәйгесендә җиңде.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, Сәләй Вәгыйзов музеена багышланган проект "Музей-мемориал" номинациясендә беренче урын алды.

Конкурс Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты инициативасы һәм ярдәме белән үткәрелгән.

«Сәләй Вәгыйзов музей-йорты» мөдире, Самара өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Фатыйх Мортазин исемендәге премия лауреаты Нурания Абзалова «Музей-мемориал» номинациясендә 1 урынны яулады һәм Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot