news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әлиф” спектакле соңгы мәртәбә күрсәтеләчәк

Монна ике ел элек “Әлиф” спектакле өчен аның солисты Нурбәк Батулла “Алтын битлек” театр премиясенә ия булды.

“Әлиф” спектакле соңгы мәртәбә күрсәтеләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф” хореографик спектакле 16 апрельдә Камал театры сәхнәсендә соңгы тапкыр күрсәтелә. Оештыручылар билетлар сатыла башлавы турында хәбәр итә.

Спектакльне күрсәтү өчен Камал театрының Кече сәхнәсенә ком салу өчен махсус линолеум җәеләчәк. Әлеге спектакль беренче тапкыр Камал театрында күрсәтелгән иде. Ләкин театрның сак хезмәте спектакльне күрсәтү өчен идәнгә ком салырга рөхсәт итмәде.

2018 елның 15 апрелендә “Әлиф” спектакле өчен аның солисты Нурбәк Батулла “Алтын битлек” театр премиясенә ия булды. Әмма оештыручылар соңгы спектакльнең 16 апрельгә туры килүен әлеге датага бәйләп карамый.

“Быел Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле - “Алтын битлек” театр премиясе номинанты. Спектакль “Алтын битлек” алса, шул хөрмәткә булыр”, - ди оештыручылар.

“Әллүки” спектакле Мәскәүдә “Алтын битлек” театр премиясе кысаларында 4 апрельдә күрсәтеләчәк. 15 апрельдә “Алтын битлек” лауреатлары игълан ителәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100