news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әлиф”не куючылар “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг-листын көтә

Кичә ул Казанның Профсоюз урамында урнашкан Өйрәнчек театрында зур аншлаг белән соңгы тапкыр күрсәтелде.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф” хореографик спектаклен чыгаручылар 2 ноябрьне көтә. “Спектакльне экспертлар карады. Өч көннән “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг-листы билгеле булачак. Анда үткән очракта шорт-листны көтәбез”, - дип аңлатты оештыручыларның берсе Алена Батуллина – "Әлиф" биючесе Нурбәк Батулланың хатыны.

Искәртеп үтәбез, кичә ул Казанның Профсоюз урамында урнашкан Өйрәнчек театрында зур аншлаг белән соңгы тапкыр күрсәтелде.

Алена Батуллина алга таба “Әлиф”нең Казанда күрсәтелү-күрсәтелмәве турында әйтә алмады. Бу сәхнә табу, зал өчен аренда түләү проблемаларына бәйле. “Сатылган билетлар Өйрәнчек театр залы өчен аренда түләүгә җитте. Бераз гына артистларга да түли алдык. Әмма бик аз. Чөнки аншлаг булса да, билетлар күп сатылмады”, - диде ул. Алена үзләренә “Иҗади мохит” мәдәни инициативалар фондының ярдәмен билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта оештыручылар спектакльнең видеоязмасын төрле халыкара театр фестивальләренә юллыйлар. “Әлиф”нең Төркия, Швейцария халыкара тетар фестивальләренә юллануы билгеле.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр. Спектакльнең премьерасы 20 сентябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100