news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әлиф» иҗат төркеме администраторы: Блогерлар заманча сәнгать белән кызыксынмый

Алена Батуллина үзенең аудиториясен чиста саф татар телендә текстлар язып тәрбияләве турында әйтте.

«Әлиф» иҗат төркеме администраторы: Блогерлар заманча сәнгать белән кызыксынмый

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллина аудиториясе зур булган блогерлар заманча сәнгать белән кызыксынмый, пиарны рус теленнән татарчага тәрҗемә рәвешендә алып бара дип саный.

«2017 елда әле без пиар, маркетинг турында уйламый идек. „Әлиф“ иҗат төркеме локаль бер продукт иде. „Алтын битлек“ алгач, чит илләргә чыгып, спектакльләрне күрсәткәч, пиар дигән әйбер барлыкка килде. Безнең проблемалар да башланды, без татар блогерлары белән эшли башладык», — дип сөйләде ул Татарстан Милли китапханәсендә «Акыл Фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда.

Аның фикеренчә, заманча сәнгать турында яза торган блогерлар ул — Ләйлә Лерон һәм дә тагын бер-ике блогер. «150 меңле аудиторияле блогерлар нишләптер авылда бәрәңге алалар, пирамидалар күрсәтәләр, аларга заманча сәнгать кызык түгел», — ди ул.

Шулай ук Алёна Батуллина әйтүенчә, эстрада артистларының да аудиторияләре бик күп, тик алар да заманча сәнгать белән кызыксынмый.

«Шуңа без пиарны рус телендә алып барып, татар теленә тәрҗемә итә идек, ләкин без бер тупикка кердек. Тәрҗемә вакытында калькалар күбәеп китте. Халыкка татарча текстны укырга кызык булмый башлады, чөнки ул тәрҗемә. Шуңа да без аерым бер текстларны русча, башкаларын татарча язарга булдык», — дип аңлатты администратор.

Алёна Батуллина сөйләвенчә, татар текстлары аерым чыга башлагач, күпләр текстларны укыганда борчылган.

«Без аудиториябезне чиста саф татар телендә текстлар язып тәрбиялибез. Ә татар теле белгән кеше сүзне кызыксынып кереп сүзлектән карый ала», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100