news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Әлиф” хореографик спектакле Хабенский арт-резиденциясендә күрсәтеләчәк

"Әлиф" хореографик спектакле - “Алтын битлек” Милли театр премиясе номинанты.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф” хореографик спектакленең авторлары әлеге үзенчәлекле тамашага туры килә торган зал тапканнар. Спектакль 24 декабрь көнне Контанстин Хабенскийның «АРТХАБ» арт-резиденциясендә күрсәтеләчәк. Бу хакта мәгълүматны оештыручыларның берсе Алена Батуллина раслады.

“Безнең спектакль өчен грек амфитеатры рәвешле зал сорала. Андый заллар юк иде. Камал театрында ком белән кую мөмкинлеге булмады. Өйрәнчек театр да бик туры килмәде. Яңа зал безнең өчен уңайлы, - диде ул. – Афиша эшләнә. Билетлар сатуда булачак”.

«АРТХАБ» арт-резиденциясе Казан шәһәренең Лобачевский урамы 11/27 йорт адресы белән XIX гасыр утарында урнашкан. Залы 90 урынга исәпләнгән. «АРТХАБ» резиденциясе быел ноябрь аенда ачылды.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии.

"Әлиф" хореографик спектакле - “Алтын битлек” Милли театр премиясе номинанты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot