news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әлиф” хореографик спектакле апрель аенда Мәскәүдә күрсәтелә

“Әлиф” хореографик спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итүче “Әлиф” хореографик спектакле 3 апрель көнне Мәскәүнең Мейерхольд үзәгендә күрсәтеләчәк. “Алтын битлек” милли театр премиясе проекты җитәкчелегенең бу хәбәре спектакль авторларына бүген генә килеп ирешкән. “Спектакльнең Мейерхольд үзәгендә күрсәтеләчәге бүген билгеле булды. Режиссер Туфан Имаметдиновка бу зал бик ошый”, - диде спектакльләрне оештыручыларның берсе Алена Батуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мейерхольд исемендәге үзәкнең рәсми сайты мәгълүматларына караганда, театрның 300 урынлы Трансформер-залы һәм 60 урынлы Кара залы бар.

Искәртеп үтәбез, “Әлиф спектакле Камал театрының Кече сәхнәсендә һәм Казанның Профсоюз урамында урнашкан Өйрәнчек театрында зур аншлаг белән күрсәтелгән иде. Декабрь аенда ул Казанда да күрсәтеләчәк.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100