news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лидия Əхмәтова юбилей концерты уздыра

Чарага Мәскәүдән дә кунаклар чакырулы.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Иртәгә, ягъни 17 октябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей концерты була. Программада татар һәм рус җырлары, джаз музыкасы, дөнья халыклары биюләре булачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Чарада Филармония джаз оркестры, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Халыкара конкурслар лауреатлары Азат Фазлыев, Илгиз Шәйхразиев, Дилия Әхмәтшина, Рөстәм Насыйбуллин, Эльнар Сабирҗанов, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле, «Сәлам» фольклор ансамбле һ.б. катнаша. Махсус кунаклар – «Голос» телевизион проекты финалисты Мари Карне һәм Зоряна Фәрхетдинова (Мәскәү шәһәре) катнашыр, дип көтелә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100