news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лидия Әхмәтова: Татар тамашачасы джаз оркестрын белми

Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова 7 февральдә Филармония залында узачак джаз музыкасы концерты турында сөйләде.

(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ", Айсылу Хафизова, Венера Вәлиева). 7 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт Филармониясендә джаз музыкасы концерты узачак. Татарстан дәүләт филармония джаз оркестрына кушылып татар җырчылары “Зур концертта” чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан халык артисты, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова "Татар-информ" агентлыгына сөйләде.

“Зур концерт”та Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи кебек бөек композиторларның һәм Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Резедә Әхиярова, Илгиз Шәйхразиев, Илнар Сабирҗанов - бүгенге композиторларның әсәрләре яңгыраячак.

“Казанда джаз музыкасын яраталар. Ә татар тамашачасы джаз оркестрын белми. Ә бездә искиткеч оркестр бар”, - ди Лидия Әхмәтова.

Джаз оркестры 1947 елда Шанхайдан күчеп килгән Олег Лундстрем оркестры музыкантларыннан оеша. Аннары оркестр белән озак вакыт шулай ук Лундстрем белән Шанхайдан кайткан Виктор Деринг җитәкчелек итә. 2011 елда ике коллектив нигезендә - ул Татарстан эстрада-симфония оркестры һәм Татарстан дәүләт кинематорграфия оркестры нигезендә – Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры барлыкка килә. Сәнгать җитәкчесе итеп танылган дирижер, Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Василевский билгеләнә. Бүген дә ул оркестр белән җитәкчелек итә.

“Хәзер яшь җырчыларның оркестр белән җырларга мөмкинлекләре юк, фонограмма белән җырлыйлар. Оркестр белән җырлау һәр җырчы хыялында бар. Җырчылар тере оркестр белән җыр башкарса, алар профессиональ яктан үсә. Оркестр белән җырлау үз өстеңдә эшләү таләп итә”, - диде Татарстан халык артисты.

“Зур концерт” өч бүлектән торачак. Олег Лундстрем чоры, аннары Виктор Деринг чоры чагылыш табачак, өченче бүлек заманча яңгырачак.

Беренче бүлектә татар композиторлары Алмаз Монасыйпов, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов әсәрләре яңгырый. Бу бүлектә “Казан егетләре” төркеме, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Рушания Мөшәрапова һ.б. чыгыш ясый.

Икенче бүлек Виктор Деринг чорын чагылдыра. “Мин үзем Виктор Деринг чакыруы буенча оркестрда 25 ел вокалист булдым. Шушы традицияләрне дәвам итүче. Хәзер үзем дә язам. Бу бүлектә Алмаз Монасыйпов, Рәшит Кәлимуллин, Резедә Әхиярова әсәрләрен мин, “Казан егетләре”, Алсу-Азат Фазылҗановлар һәм башкалар башкарачак.

“Өченче бүлек – заманча яңгырачак. Бүгенге композиторларның Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Илгиз Шәйхразиев, Илнар Сабирҗанов әсәрләрен, үземнең әсәрләремне эстрада һәм джаз эшкәртүендә Айгөл Бариева, Иркә, Алинә Шәрипҗанова, Гөлнара Тимерҗанова, Эльза Заяри, Зарина Вильданова җырлаячак”, - дип сөйләде Лидия Әхмәтова.

“Проект үзен-үзе аклый дип әйтә алмыйм. Мин оркестрны таныту максаты белән эшлим, чөнки шундый югары дәрәҗәдәге оркестр бар, ә татар тамашачысы аны белми, аннары татар җырчыларын, композиторларын, шагыйрьләрен таныту теләге дә бар. Киләчәктә мондый концертны ел саен оештырырга планнар бар", - диде артист.

27 апрельдә джаз оркестры Мәскәүдә, ә 27 мартта Коми башкаласы Сыктывкарда Бөтендөнья джаз музыкасы фестивалендә чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100