news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лидия Әхмәтова Галия Кайбицкаяга бүген тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, дип саный

"Татар дөньясында онытылып барган шәхесләр күп", - дигән фикердә җырчы.

Лидия Әхмәтова Галия Кайбицкаяга бүген тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның беренче халык артисткасы Галия Кайбицкая исемен йөртүче Халыкара вокалистлар конкурсын үткәрү инициативасы белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыккан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан республикасының халык артисты, конкурсның оештыручысы Лидия Әхмәтова сөйләде.

26 апрельдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның беренче халык артисткасы Галия Кайбицкая исемен йөртүче III Халыкара вокалистлар конкурсы үтәчәк. “Конкурсны үткәрү инициативасы белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыкты. Без аны КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән берлектә 2013 елда оештырып җибәрдек”, – диде Лидия Әхмәтова.

“Галия Кайбицкаяга бүгенге көндә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, дип саныйм. Галия Кайбицкая исемендәге конкурс уздырылып килсә, минемчә, ул гомерлеккә тарихка кереп калыр. Аның исеме онытылмас, халыкның күңелендә булыр, дип уйлыйм. Яшьләрдән, балалардан “Галия Кайбицкая кем ул?” дип сорагач, барысы да җавап кайтара, сүзсез калмый, аның опера җырчысы икәнен беләләр”, – диде җырчы.

Лидия Әхмәтова сүзләренчә, Галия Кайбицкая - үзенең туган ягы – Кайбыч районы өчен, республика өчен күп хезмәт иткән шәхес: “Андый кешеләребезне онытырга ярамый. Татар дөньясында онытылып барган шәхесләр күп, кызганыч. Барысы да үзебездән килә – аларга багышлап чаралар оештырып, искә төшереп торабыз икән, алар онытылмаячак. Аларга багышлап конкурслар үткәрсәк, исемнәре дә төшеп калмас иде дигән фикердә мин”, – диде ул.

Галия Кайбицкая исемендәге III Халыкара вокалистлар конкурсы ике елга бер тапкыр оештырылачак. “Конкурсны югары дәрәҗәдә үткәрергә ниятлибез”, – диде Лидия Әхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100