news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лидер булуыбыз турында уйламыйбыз да – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры "Адмирал"га каршы уеннан соң фикерләрен җиткерде.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Владивостокның “Адмирал” командасын отканнан соң (2:0) Казанның “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясе вакытында уенга карата фикерләре белән уртаклашты.

“Егетләр бик яхшы, аңлап, бирелеп һәм шактый тәртипле уйнады. Шуңа да нәтиҗәгә дә ирештек. Владивостокта берничә ел рәттән ышанычлы җиңү яулап булмый, дисезме? Безне теләсә нинди исәп белән җиңү дә канәгатьләндерә”, – диде Билалетдинов.

Баш тренер команданың конференциядә лидерлыгы, уенчыларга басым ясамавын да җиткерде.

“Дөресен генә әйткәндә, мин ул хакта уйламыйм да. Егетләр дә уйламый. Ә безгә каршы аеруча бирелеп уйнауларын тоябыз. Шуңа бәйле рәвештә без дә көчлерәк булабыз. Бу безгә булыша”, – диде Билалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot