Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 2нче лицеенда укучылар математика буенча Кытай олимпиадасында медальләр яулады
Казанның 2нче интернат-лицее һәм КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары Максим Большаков белән Михаил Васильев Тайюань шәһәрендә узган математика буенча Кытай илкүләм олимпиадасында Россия җыелма командасы составында алтын һәм көмеш медальләр яулады. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Большаковтан тыш, Мәскәүнең В.Ф.Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицееннан Андрей Шишко да алтын медальгә лаек булды.
Васильевтан тыш, Чиләбенең 31нче физика-математика лицееннан Арина Прокудина һәм Иван Кокорев та көмеш бүләкләр яулады.
Химкиның «Новогорск» мәктәбеннән Иван Беляев бронза медальгә лаек булды. Шул рәвешле, Россия командасының барлык катнашучылары да медальләр алды. Элегрәк алар барысы да Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләре һәм призерлары булган иде.
Санкт-Петербург дәүләт университетының математика һәм компьютер фәннәре факультеты профессоры Федор Петров РФ җыелма командасының җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Президентның 239нчы физика-математика лицее өстәмә белем бирү педагогы Александр Кузнецов һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының студенты Галия Шәрәфетдинова аның урынбасарлары булды.
Җиңүчеләрне РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
Министр математика буенча Кытай илкүләм олимпиадасы мәктәп укучылары өчен «67нче Халыкара математика олимпиадасында катнашыр алдыннан яхшы әзерлек мәйданчыгы» булуын әйтте. Әлеге турнир 2026 елның июлендә Шанхайда узачак. «Яшьләргә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңадан-яңа җиңүләр теләп калам», – дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз