Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
LIAA директоры Татарстан Президенты турында: Ул – үз иленең яхшы илчесе
Латвиянең Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы директоры Андрис Озолс фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт бизнесны яклап чыгарга мөмкин.
(Рига, 28 май, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – "иленең яхшы илчесе ". Мондый фикерне Казан журналистлары белән Ригага оештырган матбугат туры кысаларындагы Латвиянең Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы (LIAA) директоры Андрис Озолс белдерде.
"Рөстәм Миңнеханов күп тапкыр Латвиядә булды. Элек ул бездә күбрәк автоузышчы буларак билгеле иде. Мин аның белән берничә тапкыр Татарстан Президенты буларак та очраштым, – диде Озолс. – Минемчә, ул – иленең яхшы илчесе. Ягъни ул бизнесны яклап чыгып, үз прагматикасын кертергә мөмкин. Ул гомуми хезмәттәшлек турында гына сөйләшеп калмыйча, гомумән, һәр эштә төгәллек сорый. Мәсәлән, Латвия ягыннан ярдәм итү чараларының нинди булуын да ачыклый ала. Минемчә, бу дөрес эш".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз