news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Льготага ия гражданнар музей һәм театрларга MAX аша бушлай яки ташлама белән йөри алачак

Гражданнарның ташламалы категорияләре MAX мессенджерында цифрлы ID күрсәтеп, мәдәният учреждениеләренә бушлай яки ташлама белән йөри алачак. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова хәбәр итте, аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

22 февральдән инвалидлар, студентлар, күп балалы гаиләләр әгъзалары һәм пенсионерлар MAX тагы цифрлы идентификатор аша ташламага хокукны раслау һәм бу нигездә бушлай яки ташлама белән мәдәни учреждениеләргә йөрү мөмкинлеге алачак.

Министр яңалыкның музейларга, театрларга, концерт мәйданчыкларына һәм мәдәни-ял итү үзәкләренә кагылуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot