Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үлгән хайваннарны күмү өчен каралган чокырларны карап тотуны җирле үзидарә органнарына йөкләүче закон эшләнә
Җирле үзидарә органнары карамагында булган объектлар исемлеге ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар “Муниципаль районнарның һәм “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округы җирле үзидарә органнарына хайваннарның авыруларын кисәтү һәм дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан халыкны саклау буенча чараларны оештыру өлкәсендәге аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” закон проектын икенче укылышка әзерләде. Фикер алышуда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре дә катнашты.
Аерым алганда, гамәлдә булган законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына себер язвасы белән чирләп үлгән хайваннар күмелгән урыннар һәм биотермик чокырларны (башка чирләрдән үлгән хайваннарны эшкәртү урыны) карап тотту; реконструкцияләү; тиешле санитария таләпләрен үтәү йөкләнә. Шулай ук алардан әлеге объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрү, чокырларны консервацияләү сорала. Закон проектына карата кергән тәкъдимнәр буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен субвенцияләр норматив чыгымнардан чыгып бүлеп бирелә. Чыгымнарга биотермик чокырларны дезинфекцияләү, бу эш белән шөгыльләнүче белгечләрне махсус кием һәм эш кораллары белән тәэмин итү, биотермик чокырларны карап тоту, себер язвасыннан үлгән терлекләр күмелгән чокырларны тәртиптә тоту керә.
Җирле үзидарә органнары карамагында булган объектлар исемлеге ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Ветеринария идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, соңгы ике елда республикада үлгән хайваннар күмелә торган 308 чокыр барлыкка килгән. Комитет рәисе Валерий Васильев билгеләп үткәнчә, ТР Министрлар Кабинеты әлеге чокырларны төзү өчен акча бүлеп бирә башлаган.
Бүген фикер алышу вакытында Валерий Васильев ветеринария идарәсе белгечләреннән аерым шәхси затларның мондый чокырлардан файдаланган өчен түләргә тиешме-юкмы икәнлеге турында белеште. Соңгылары үз чиратында төгәл генә җавап бирмәде. Депутатлар бу мәсьәләне ачыклап бетерүне һәм махсус чокырлардан файдалануның регламент кагыйдәләрен эшләүне сорады. В.Васильев сүзләренчә, норматив документларда җирле үзидарә органнары үзен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап таба алырга тиеш. “Муниципаль органнарны үлгән хайваннар күмелгән чокырларны болай гына кабул итеп алмаячак, алар бу чокырларга паспортлар да, финанслау да сораячак”, - диде рәис.
Утырышта шулай ук ТР Экология кодексының ау оештыруга кагылышлы бүлекләрен мониторинглау мәсьәләсе каралды, ТР Экология кодексына һәм “Җир асты байлыклары турында” ТР Законына үзнәрешләр кертү буенча закон проектлары тикшерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз