news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры әйтүенчә, Төркиянең 20ләп уку йортында татар теле фән буларак өйрәнелә.

Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүгенге көндә татар теле һәм башка төрки телләр дә дөньяда үзләренең позицияләрен югалтмый. Бу хакта КФУда тюрколог галимнәр белән очрашу барышында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сөйләде.

Ул тел вазгыятенең катлаулы булуын, татар теле язмышы өчен борчылуын искәртте. “Татар теленең кулланылыш даирәсе, яшәеше без теләгән кебек үк түгел. Бездә икетеллелек дип әйтсәк тә, аны ничек итеп тормышта кулланылганын күрәбез”, - диде ул.

Югары мәктәп директоры дөньякүләм масштабта татар һәм төрки телләрнең позицияләрен югалтмавын әйтте. “Мәсәлән, Төркиядә 20 ләп университетта татар теле фән буларак өйрәнелә, анда фәнни мәктәпләр төзелгән”, - диде Әлфия Йосыпова.

Ул иң беренче фәнни мәктәп – Төркиянең Эгей университетында профессор Мостафа Өнәр мәктәбен мисал итеп китерде. Аның шәкертләре башка университетларга китеп, студентларны өйрәтә һәм яңа мәктәпләргә нигез сала.

“Төркиянең Фырат, Гази университетларындагы мәктәпләрне дә беләбез. Бездә дә Төркиядә укып килгән яшьләр магистратурада укый. Алар киләчәктә Төркиядәге университетларга эшкә урнашып, татар телен өйрәтүләрен дәвам итәчәкләр”, - ди Әлфия Йосыпова.

Очрашуда Фирдәвес Хисаметдинова, Мостафа Өнәр, Әрҗан Алкая, Мәликә Җомаморатова, Мария Бикбергенова һ.б. дөнья күләмендә танылган тюрколог галимнәр катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100