news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия РӘХМӘТУЛИНА:

“Санкт-Петербургта яшђп, татар культурасын пропагандалау – ул минем гражданлык позициям”

Әлфия РӘХМӘУЛИНА: “Санкт-Петербургта яшәп, татар культурасын пропагандалау – ул минем гражданлык позициям”

Татарстан Республикасы Милли музеенада князь Юсуповларга багышланган «История рода князей Юсуповых. Казань-Петербург-Париж» исемле күргәзмә быел җәй буена халыкны үзенә җәлеп итте, ул әле дә булса эшли. Шушы күргәзмәне оештыруда турыдан-туры мөнәсәбәте булган кеше -  проект авторы Әлфия Рәхмәтулина (автор үтенеченә буйсынып, фамилия рәсми документтагыча бирелә) белән, ул Казанга яңа проектка әзерлек эшләре буенча килгән арада, очрашып сөйләшү мөмкинлеге булды. Шулай итеп, 3 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Лев Гумилевка багышлап үткәреләчәк “Мин - халыклар һәм гасырлар үткән юлның шаһиты” (“Я видел путь народов и веков”) исемле Хәтер кичәсендә әлеге күренекле тарихчы, шул исәптән төрки халыклар тарихы белгече, географ һәм аның әнисе рус шагыйрәсе Анна Ахматова тормышын чагылдыра торган күргәзмә белән дә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары нәкъ менә Ә.Рәхмәтулина проекты буенча таныша алачак, анда галим турында «Воскресать, умирать, жить» исемле фильм да тәкъдим ителәчәк.


Проектлар авторы турында кыскача шуны әйтеп була. Оренбург өлкәсендә туып үсеп, шәхес буларак формалашкан ул. Гаиләдә аралашу татар һәм рус телләрендә. Әнисе Роза чыгышы белән Уральскиның аксөякләр нәселеннән, шуңа аларда балаларга белем бирүгә, милли асылларга, мәдәният-сәнгатькә игътибар зур булган, әтисе Бәхетҗан – шәп оештыручы.


Ә.Р.: Минем язмышымда шушы сыйфатлар тора-бара өстенлек алуга этәргеч биргәндер дә, шәт. Чөнки Санкт-Петербургта Химия-фармацевтика институтын тәмамлап фармацевт белгечлеге алсам да, иҗади шытымнар барыбер бәреп чыкты, нәтиҗәдә, мин тормышта үземнең урынымны иҗади проектлар белән шөгыльләнүдә таптым дип әйтә алам. Хезмәтем Россия һәм татар халкы тарихына, мәдәниятенә бәйле һәм бу минем рухыма бик якын. Гомумән, Санкт-Петербургта яшәп, татар культурасын пропагандалау – ул минем гражданлык позициям, ник дигәндә, үземне дә шушы халыкның бер вәкиле булып тоям.

Шундый зур һәм җаваплы проектларга махсус белемсез килеш алынуга Сезне нәрсә этәрде?

Ә.Р.: Белмәгәнемне белергә, яуланмаган үрләрне яулау тәмен татырга омтылыш миндә бик көчле. Кече яшьтән үк үземдә мәгълүмат туплау гадәте сеңдерелгән, теге яки бу кызыксындырган өлкә буенча шактый гына укырга туры килүен яшермим. Ә инде оештыручы сәләте әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм: дәүләт кешесе булуына карамастан, Оренбургка ул мәшһүрләребез Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, башка җырчыларны, танылган музыкантларны китерә, концертлар оештыра торган иде. Шуларны күреп, мәдәни мохиткә тартылып үстек. Әйтер идем, әти-әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды, бездә булган уңай сыйфатлар алардан килгән дип саныйм. Табигатьтән күзләрем эстетныкы булса, колакларым әдәбиятчы-сәнгатьченеке булды: күзләрем күргән гүзәллеккә, үзгәлеккә битараф кала алмадым, сүзләр һәм музыка сурәтләгән матурлык күңелемә тиз сеңә. Яшем барган саен, үземдә тупланган сыйфатларны файдаланып, мәдәни проектлар эшлим. Халкыбызның кайсы да булса танылган кешесен башка халыкларга аның күпкырлы якларын күрсәтеп, мәдәни-агарту чарасы оештыру моңа ярашлы тоелды. Чөнки халкыбыз андый шәхесләргә бай һәм талантлының иҗади ягы белән бергә аның шәхси сыйфатларын да ачу минем максатым. Санкт-Петербургта инде 20 ел яшим, Татарстаннан бик күп артистларны һәм музыкантларны, шагыйрьләрне чакырып, төньяк башкала халкына аларны тәкъдим иттем. Максатчан проектларны мин Питерның иң матур урыннарында гамәлгә ашырудан тәм табам, чөнки шәһәр гаҗәеп дәрәҗәдә матур, гүзәл биналары күп. Проектның темасын әйләнә-тирә мохит матурлыгы баета, тагын бер-ике баскычка күтәрә. Татар җырлары, көй-моңнары Европа һәм дөнья музыкасы белән бер дәрәҗәдә илнең иң гүзәл залларында, патша сарайларында яңгырый икән, моңа куанырга гына кирәктер. Татарстанны, татар халкын бөтен дөньяга таныткан музыкаль культураны Европа киңлегенә чыгарган бөек композиторларыбыз бар, әйтик, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һ.б. Мәсәлән, Алмаз Монасыйпов белән “Тукай аһәңнәре” проектын Шувалов сараенда тормышка ашырган идек. Аннары Салих Сәйдәшевкә багышлап “Сезнең белән – җырларымда” проекты Белосельскийлар-Белозерскийлар сараенда, Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган “Китмә, китмә, сандугач...”ны барон фон Дервиз утарында, Рөстәм Яхинның “Язгы увертюра”сы Юсуповлар сараенда, Илһам Шакировның “Илһамлы яз”ы ”Европа гранд-отеле”нда үткәрдек. Илһам абыйның Петербургта соңгы тапкыр булуына 25 ел үткән, аның үзенә һәм петербурглыларга берничә ел элек шушы проектны бүләк итүем белән мин үземне бәхетле саныйм. Әле дә күз алдымда: барда камин янында интервью биреп торган җиреннән кубып, шундагы рояльда татар көен уйный башлагач, залдагы чит ил кешеләре, исләре китеп, татар көен тыңлап хозурланды, шаулатып алкышлады. Бик дулкынландыргыч мизгел булды ул. Ә бит алдан проект тәкъдиме белән чыккач, ярый, 1-2 җыр башкарырмын бәлки, дисә дә, үзенә караш һәм хөрмәтне күреп әсәрләнеп, кичә барышында 22(!) җыр җырлады Илһам абый. Дөньябызны онытып тыңладык, татар моңнарында “эредек”, өлкән буын иркенләп яшь агызды, ә яшьләр гаҗәпләнеп тыңлады... Рөстәм Яхинга багышланган кичәдә авторның яңгыраган романсларын да петербурглылар бик яратты. Гомумән алганда, проектларыма Татарстанның әйдәп баручы артистларын, музыкантларын, шагыйрьләрен җәлеп итәргә тырышам.

Шулай да, арада кемнәрне аерып әйтә аласыз?

Ә.Р.: Элекккеге елларга күз салсак Хәйдәр Бегичевны, Зөһрә Сәхабиева, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Идрис Газиев, Венера Ганиева, Резеда Галимова, Гөлнара Мурзиеваны, пианист Тәлгать Әхмәтов һәм башка бик күпләрне әйтә алам, ә җырчы Георгий Ибушевны мин “Татарстанның көмеш тавышы” дип атыйм. Алмаз Монасыйпов квартеты чыгышы да теләсә кайсы мәдәни чараның матур бизәге булып тора – алар да безне иҗатлары белән шатландыра иде.

Сәхнә осталары белән эшләү дәвамында игътибар иткәнсездер: кайсы буын вәкилләре таләпчәнрәк кебек, кемнәр белән эшләве иплерәк?

Ә.Р.: Өлкән буын артистлар һәм музыкантлар сәхнә этикетын белми, шуңа күрә алар белән эшләве җиңел. Хәзергеләрдә исә кагыйдәләр бар, таләпләр башка... Мине татар мәдәнияте, танылган шәхесләре үзенә караңгыдагы шәм яктысыдай җәлеп итә, бик кызыксындыра. Ә болай үземне мин Лев Гумилевның исеменә, аның Петербургтагы музей-йортына хезмәт итүче дип атыйм. Ике ел элек, аның тууына 95 ел тулу уңаеннан, бик шәп проект әзерләгән идем, анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын да тарттым. “Вакыт аша сузылган кешелекне ярату” дип атала ул. Кичә барышында күрсәтелгән фильм аша меңләгән кеше берьюлы Лев Гумилевның үзенчәлекле язмышы белән танышты, әйбәт кенә концерт та булды.

Аннары Лев Николаевичның 17 портретын эшләтеп, борынгы рамнарга куйдыртып, музейга бүләк иттем, аерым күргәзмә “Гасыр фонында гаилә портреты” дип аталды һәм аңа килгән кеше шул заман рухы белән танышты. Җыеп кына әйткәндә, Лев Гумилевка багышланган программаны 5 меңләп кеше тамаша кылды. Юбилеена йортының парадный ягы төзекләндерелде. Шушы йортта бөек тюрколог Лев Николаевич Гумилев яшәгәнлеген хәбәр итеп Татарстан исеменнән куелган элмә такта реставрацияләнде, хәзер әллә кайдан балкып күренеп тора. Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен аны Татарстанда да онытмыйлар: исеме һәм хезмәтләре тарих китапларында, татар энциклопедиясендә теркәлә килә, фәнни даирәләрдә аның исеме калку итеп күрсәтелә, Казан үзәгендә аның һәйкәл-бюсты куелган. Әйе, мин, рус кешесе, гомерем буена татарларны якладым, дип барысы да ишетерлек-күрерлек итеп игълан итүе өчен генә дә безне, татарларны, аңа карата бурычлы итә. Ул барлык халыкларны да үз иткән, теге яки бу милләтне башкалар арасында өстен дип санамаган. Аның туган һәм вафат булган көннәрендә каберен зыярат кылабыз. Татарстан тырышлыгы белән Лев Гумилев каберенә һәйкәл-каберташ куелды, хәләл җефетенең дә каберен һәм алар тирәсендәге урын тәртипкә китерелде. Моның өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт. Лев Николаевичны мин космик энергиягә ия кеше саныйм, аның тәэсирен үземдә тоям һәм югары идеалларга хезмәт итеп яшәргә кирәклеген аңлыйм. Гомумән, аның шәхесенә гашыйк мин.

Бу эшләр белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез һәм ул Сезгә нәрсә бирә?

Ә.Р.: Санкт-Петербургка килгәндә 22 яшьтә генә идем, инде 20 ел үтте. Шул вакыттан бирле, бигрәк тә соңгы 15 елда, мин шушы өлкәдә эшлим. Моңа тагын заман җилләренең юнәлеше үзгәрү дә сәбәпче булгандыр, аерым алганда, милли үзкыйммәтләр югары калкып чыгу да этәргеч биргәндер. Петербургның кызыклы шәхесләргә бай шәһәр, Россиянең элеккеге башкаласы булуын да истән чыгармыйк. Алдарак сөйләгәннәремә кайтып, Лев Гумилевка мин сукмагымны да Теодор Адамович Шумовский аша таптым, диясем килә.

Теодор Шумовскийны Коръәнне рус теленә шигъри тәрҗемә итүче буларак беләбез, аның белән белешүегез хакында сөйләсәгез иде.

Ә.Р.: Коръәнне рус теленә бердәнбер шигъри тәрҗемә иткән һәм зур танылу алган шәхес, дип басым ясап әйтер идем мин аның хакында. Россиядә һәм бөтен дөнья күләмендәге өлкән шәрык белгече һәм “Кресты” төрмәсенең иң карт тоткыны да ул. Мин аның янына берничә ел элек 15 апрельда, Лев Гумилевның әтисе Николай Гумилев туган көндә, килгән идем. “Лев Николаевич белән бергә тоткынлыкта булганда төрмә ятагы астына кереп, ул әтисен яратуы хакында әйтеп, аның шигырьләрен сөйләде, аның берсен мин ятладым да әле”, дигән иде ул чакта 93 яшькә җиткән Теодор әфәнде.

Лев Николаевич та, Теодор Шумовский да - трагик язмышлы, шулай да язмышларында сынмаган шәхесләр. Шумовский, мәсәлән, 17-18 еллап лагерьда тоткын булган, шул вакыт эчендә 22 тел өйрәнгән. Испан, польша, әрмән һәм башка теләсә нинди телдә аралаша ала, күп сыйфатлары һәм рухи белеме белән үрнәк кешене башкаларга да күрсәтү теләгем 2 ел элек “Дүрт ил – бер язмыш” дигән проектымны гамәлгә ашыруга этәргеч бирде. Ни өчен 4, чөнки ул чыгышы белән поляк, ләкин Украинада туган, 1915 елда 2-3 яшьлек чагында гаилә Беренче бөтендөнья сугышы афәтләреннән Әзәрбайҗанга качып киткән. Теодор Шумовский 17-18 яшькә җиткәнче шунда яшәгән, димәк, кеше буларак Әзәрбайҗанда формалашкан дияргә була. Анда ул мәчетләргә кереп хозурлана, кулъязмаларны, борынгы каберташлардагы текстларны беренче тапкыр шунда күрә, алга таба эшчәнлеген шуларны өйрәнүгә багышлый. Аннары язмышы Россия белән дә тыгыз бәйләнештә була. Шуларны исәпкә алып, проектыма Польша, Украина, Әзәрбайҗан, Россия рәсми вәкилләрен чакыруны отышлы санадым, әйтергә кирәк, ул шәп чыкты. Тантана героеның тормыш юлы хакында сөйләп, әлеге 4 ил вәкилләре чыгыш ясады, аны төрле яклап ачты. Шумовский хөрмәтенә банкет әзерләгәндә дә мин шушы 4 илнең милли ризыкларына өстенлек бирергә кирәклеген яхшы аңлаган идем, һәм шулай эшләдем дә.

Белүемчә, Сез Теодор Шумовскийның 95 яшлегенә шундый зур хөрмәтләү чарасы уздыргансыз. Биредә сүз шул хакта барамы?

Ә.Р.: Юк әле, монысы аңа кадәр булганы һәм ул юбилей уңаеннан да түгел... Аның “Свет c Востока” дигән китабы басылып чыккан иде. Ә нишләп соң әле шундый исемдә проект эшләмәскә, дип уйладым мин. Нәтиҗәдә, бик мәртәбәле, дәрәҗәле һәм кыйммәтле саналган “Астория” гранд-отеленда булды анысы. Петербургның 300 еллыгы истәлегенә чыгарылган медаль белән һаман да бүләкләнмәгәнен белеп, аны юллап йөрдем, нәтиҗәдә, 1 ай эчендә Теодор Шумовскийны медаль белән бүләкләү турында указ чыкты. Тантанага һәркемгә мәгълүм Тимур Акуловны чакырган идем, ул Татарстан Президенты котлавын һәм бүләк алып килде. Шумовский турында чыккан фильмнан кичә барышында өзекләр күрсәтелде. Гомумән, 150 кешелек бик матур кичә булды ул.

Кичә Казаннан килгән артистлар чыгышлары белән үрелеп барды. “Олы юлның тузаны” җыры белән петербурглыларны тәмам әсир иттеләр алар. Татарстан талантлары белән күбрәк аралашкан саен, мин аларның нинди тырыш халык икәнен аңлыйм, сокланам һәм алар аша үземне дә ача барам, чөнки мин дә эшемне бирелеп башкарам.

Ә инде кичә азагында чыгарылган бик зур тортның өстенә Россия һәм Татарстан флаглары ясалган булып, Теодор Шумовскийның гомер бәйрәмен кылган гамәлләренә тәңгәл итеп символлаштырдык. Кичәсе барышында Теодор Адамович миңа, ә бит 50 ел элек Сталин лагерьлары арасында кәгазь эшләре белән мин монда килгән идем, ләкин кәгазьләрне тыштан гына алып калдылар, миңа анда керү мөмкин түгел иде, ә гүзәл бинаның эченә күз саласым килгән иде, диде. Ярты гасыр үткәннән соң, ниһаять, ул бинаның эчтән матурлыгын күреп кенә калмады, аның түренә көтелгән һәм иң кадерле кунак дәрәҗәсенә килде. Язмыш шаяртуымы бу хәл яки гыйбрәт өченме – белмәссең.

Күргән-кичергәннәренең, кылган гамәлләренең әҗередер бәлки?

Ә.Р.: Мөгаен, шулайдыр. Аннары 95 яше тулу уңаеннан Белосельскийлар-Белозерскийлар сараенда махсус концерт әзерләдек, анда Татарстан артистлары да катнашты. Барлыгы 600 кеше аны тамаша кылды. Шунда мин аңа 95 ак розадан торган зур гына чәчәк бәйләме бүләк иттем. Аның гамәлләрен шушы гүзәл чәчәкләрдәй ак һәм пакь икәнен, ә яшел төсен ислам диненә хезмәт итү символы буларак ассызыклыйсым килде. Ул Коръәнне рус теленә үзенчәлекле тәрҗемә итеп, гарәп телен белмәгәннәр өчен бик игелекле гамәл кылды, аның хезмәте аша рус теллеләр Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә нәрсә әйтергә теләгәнен белде. Шул хакта халыкка җиткерелгәч, шәһәрнең ул кичәдә катнашкан торак комитеты җитәкчесе Илгиз Локманов инициативасы белән, Теодор Шумовский тәрҗемәсендәге Коръән бик шәп эшләнештә яңа гына янә дөнья күрде. Әлеге басманың заманында нәшер ителгәне инде күптән таралып беткән, ә яңа китапларны илдәге югары уку йортларына, китапханәләргә таратасы, теләгән кеше кулына алып укырлык итәсе иде.

Бер проект мисалында гына да хезмәтегезнең әһәмиятен, күләмен һәм геройларыгызга файдасын чамалап була. Аларны оештырып үткәрү өчен күп әзерлек, рәсми затлар белән элемтәләр урнаштыра белү кебек дипломатик сыйфатлар таләп ителә торгандыр...

Ә.Р.:
Килешәм, ләкин миңа Аллаһы Тәгалә булыша, көтмәгән урыннан мөмкинлек бирә, татар сәнгате ярдәм итә. Хәзер Санкт-Петербургны көзге җырлардан төзелгән “Татарстан көзе” моңландыра, “Петербургта Шәрык сюитасы”на исә Татарстан хатын-кыз сәнгатькәрләрен дә тартам, татар җыр-моңнары һәрвакыт кичәләребезне бизәп тора.

Татар халкының милли ризыкларын, хәзергечә әйтсәк, бренды булган чәкчәкне петербурглылар беләме, кичәләрегездә табыныгызны алар бизиме?

Ә.Р.: О-о, чәкчәкне мин бик яратам, ул минем дә “визит карточкам”! Кичәләргә, төрле очрашуларга аны пешерә-пешерә, мин инде чәкчәк әзерләү остасына әйләндем һәм шуның белән горурланам хәтта. Белгечлегем буенча фармацевт-провизор булгангамы, теге яки бу күләмдә чәкчәк әзерләү өчен күпме продукт саласын төгәл беләм, шуңа күрә ризыгымның уңмаган чагы юк. Үз кулларым белән әзерләгән чәкчәкне танылган кешеләрдән бик күпләр татып карады инде. Тормышымда чәкчәккә бәйле кызыклы вакыйгалар да шактый.

Чәкчәгемнең соңгысын шәһәребездәге Мариин театры сәхнәсендә “Шүрәле” балетын күп еллар үткәннән соң янә кую вакыйгасы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар килгәч чыгардым. Залдагыларның күпчелеген тәшкил иткән рус һәм чит ил кешеләре Фәрит Яруллин музыкасын гаҗәпләнеп, дөньясын онытып тыңлады, ә без, татарлар, бик зур горурлык белән тамаша кылдык. Артистларның һәм музыкантларның башкару осталыгы югары булу белән бергә, әсәрнең авторлары хакында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга буларак та кабул ителде ул. Алкышлардан бөтен зал шаулап торды.

Сөйләшүнең башында Сез проектларымда шагыйрьләрне дә җәлеп итүегез хакында әйткән идегез, ә алар турында әлегә сүз булмады. Алардан кемнәр мәдәни чараларыгызда катнашты?

Ә.Р.: Гөлшат апа Зәйнашева белән бәйле хатирәләрне барлыйсым килә. Моннан берничә ел элек май аенда табигатьнең гүзәллегенә сокланып бергә атлаган чаклар күз алдыма килә. Петербургка концерт программасы составында килгәндерме, әллә аерым гынамы, анысын хәтерләмим, ләкин сәхнәдән шигырьләрен укыганы, безнең әсәрләнеп утырганыбыз истә калган. Бик дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан иде Гөлшат апа белән. Казаннан шигырьләре басылган журналлар җибәреп торган иде ул, шулар арасында миңа мөрәҗәгать итеп язган кулъязмалары әле дә исән, үзе генә юк... Бик кешелекле иде ул, андыйлар онытылмый.

Бүген мөнбәр тоткан әдипләрдән кемнәрне дә булса проектларыгызда күрергә теләр идегезме?

Ә.Р.:
Әйтүе кыен. Аннан соң минем максатым әдәбият-сәнгать әһелләрен күрсәтү түгел, мин милләт имиджын булдыру бәрабәренә эшлим. Россия кешеләренә татар халкының ниндилеген, аның мәдәниятен күрсәтәм. Ләкин чит телдә әсәрләреңне җиренә җиткереп уку шагыйрьләргә җиңел түгел, шуны да истән чыгармыйк, чөнки, кагыйдә буларак, тамашачы төрле милләт кешеләреннән тора. Шуңа күрә музыка сәнгате телендә аралашу уңайлырак, тәэсирлерәк дип саныйм.

Алай дисәгез, рәсем сәнгатендә дә сөйләм теленең роле юк, димәк, ул киртә була алмый...

Ә.Р.: Проектларымның кайберләрендә рәссамнарның хезмәт җимешләре тәкъдим ителә. Мисалга, вафаты уңаеннан “Рәхмәт сиңа...” дип аталган искә алу чарасында Рөстәм Яхин җырлары буенча төзелгән концертта, тагын Салих Сәйдәшев кичәсендә аларның музыкаларына нисбәтле картиналар куелды, чыннан да, болар бик үзенчәлекле булды.

Мин, үзем әзерләгән чаралар белән генә канәгатьләнмичә, башкаларның проектларында да катнашам, үзенә күрә традиция урнашуга мөнәсәбәтем бар. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга Петербург үзәгендә 2 ел элек һәйкәл ачылган иде. Шушы вакыйгадан соң күп уйландым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: Тукайның туган көнендә генә түгел, 30 август – Татарстан Республикасы көнендә дә һәйкәлгә чәчәкләр китерергә, шуның белән Татарстанга, халкыбызга башкаларның игътибарын юнәлтергә. Аннан соң, Тукай - халкыбызны таныткан, аның арасыннан чыккан шагыйрь, ә татарның үз республикасы бар икән, нишләп әле Тукай бәйрәм вакыйгасыннан читтә калырга тиеш? Ул көнне дә Тукаебыз чәчәкләргә күмелә, Татарстан гимны, җырларыбыз тирә-юньгә тарала. Моның дәвамлы буласына чын күңелдән ышанасым килә.

Хәзер халыкны, сәнгатькәрләрне җәлеп итә торган бер чараны да акчасыз гына оештырып үткәрү мөмкин түгел, диләр. Сезнең проектларыгызның финанс ягы ничек хәл ителә, акчаны ничек табасыз, кемнәргә таянасыз?

Ә.Р.: Химаячыларым бар дип әйтә алмыйм. Ләкин юлны аның буйлап атлаучы барыбер узачагына, күңел биреп тырышсаң, эшнең пешәчәгенә күп тапкырлар инанганым бар. Иңемдәге фәрештәләрем ярдәме беләндерме, тотынган эшем гамәлгә ашырыла, кирәкле кешеләр очрап тора. Проектларым, чыннан да, кешеләрне гаҗәпләндерерлек. Ник дигәндә, читтән караганда да матурлыгы, бик зәвыклы урыннарда үткәрелүе белән үзенчәлекле, кыйммәтле. Шәһәрне яхшы белгәнгә, дусларым, танышларым күп булганга, чара үткәрәсе залны очсызрак бәягә алып була, башка мөмкинлекләр бар. Аз акчага күбрәккә ирешеп, ягъни чеметем акчага зур-зур чәчәкләр үстереп була, бары тик тырышлыгыңны салырга кирәк. Ә проектларым коммерциягә корылмаган минем. Аннан соң, мин теләсә кайсы эшкә алынмыйм, ә күңелемә ошаганына гына. Тотынганчы ук аны яратып өлгерәм икән, югары дәрәҗәдә үтсен өчен башыма әллә нинди идеяләр килә.

Бөтен Татарстанны шаулаткан князь Юсуповлар күргәзмәсен Казанга китерүегез белән бәйле вакыйганы, аңа этәргеч биргән алшартлар турында сөйләсәгез иде.

Ә.Р.: Кеше үзенең гомерендә кыя-тауга менә кебек тоела миңа. Ә аның түбәсенә якынлаша барган саен, халкының тарихы, бу дөньяда калдырган эзе барлана, кеше милли асылына кайта. Татар кешесе өчен халкының шанлы үткәне, легендар шәхесләре, мәшһүр затлары зур әһәмияткә ия. Алар арасында, билгеле, Сөембикә образы горурланырга мәҗбүр итә, кызыксындыра.

Бу проект турында мин 1 ел элек уйлана башладым, эчке дөньям белән башта шуңа әзерләндем. “Гасырлар аша Сөембикә безгә дәшә” дип аталды ул. Юсуповлар белән Сөембикә-ханбикәнең бәйләнеше Феликс Юсуповның мемуарларында да күрсәтелә. Ул үзенең татар тамырыннан, Йосыф ханнан килгән Сөембикә нәселеннән, татарның беренче князе Юсуповларның дәвамчысы булуы хакында әйтә. Шуңа күрә бу проектны Санкт-Петербургтагы Юсуповлар сараенда һәм иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тиешлеге шарт иде. Һәрхәлдә, мин шундый нәтиҗәгә килдем, канатландым. Бу сарайны һәм аның элеккеге хуҗаларын Сөембикәгә бәйләп күрсәтергә теләдем. Шул максаттан, Казаннан Бакый Урманче белән Васил Ханнановның Сөембикә образы сурәтләнгән 1әр картинасын алып киттек. Барган юлы, Казанда нәшер ителә торган “Сөембикә” хатын-кызлар журналын проектыма җәлеп иттем. Мәһабәт сарайда Татарстаннан китерелгән картиналар мольбертка куелды, аларга каршы якта – петербурглы Наил Таһиров эшләгән Сөембикә картинасы, архитектор Венера Абдуллина бронзада гәүдәләндергән Сөембикә образы. Татар милли костюмнары һәм төрле кул эшләнмәләре белән билгеле Казандагы “Туран” фирмасын үзенең затлы продукциясе белән чакырдым, сәхнә йолдызларыннан Резеда Галимова, Владимир Варшавский, Сөмбел Билалова, Ләйсән һәм Дамир Латыйповлар килде. Император театры сәхнәсендә ул чыгышлар шуның кадәр матур булды.

Инде әзерләнеп бетеп, барысы да әйбәт килеп чыгасына инангач, князь Юсуповның оныгы Ксения Николаевнаны шунда чакыру өчен, чаралар башланасы 7 мартка 9 көн кала, Парижга шалтыраттым. Ләкин Франциядән Россиягә килү өчен бу вакыт җитеп бетмәде. Шулай да, бу проект дәвамлы булачак, Сезне Казандагысына көтәбез, дидем. Ә Петербургта булганында шәһәребездәге Төркия консулы Михмет Чинар иң зур кунак булды. Сөембикә хөрмәтенә бик зур күләмдә чәкчәк пешергән идем, консул бүләкне кабул итеп алып, мәҗлесне ачып җибәрде. Өстенә ярым ай сурәтләнгән зур торт та пешерткән идем.

Татарстаннан да рәсми затлар катнашкандыр, шәт?

Ә.Р.: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин, “Сөембикә” журналы редакциясе тулы составы белән килде. Һәрхәлдә, чакырулар күп җибәрелгән иде. Европа архитектурасы үрнәге булган ялт-йолт итеп торган император сараенда затлы итеп эшләнгән татар милли киемнәре барысы берләшеп, ничектер, бербөтенне хасил итте. Катнашучыларга, 2 бүлектән торган әлеге чарадан соң, Сөембикә дипломнары тапшырылды, ә мин күпме рәхмәт сүзләре ишеттем.

Проектның Казан сәфәренә кагылган өлеше хакында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде. Чөнки аның белән республикада күпләр таныш, ә “кухнясы” турында мәгълүмат юк.

Ә.Р.: Шушы чарадан соң 2 ай чамасы вакыт үткәч, Сөембикә безне Казанга юл алырга мәҗбүр итте, чөнки Петербург белән генә чикләнеп калу аның идеясенә туры килеп бетми кебек. Сөембикә нәселеннән булган Ксения Николаевна Юсупова, ниһаять, Казанны күрергә тиеш иде, ә Татарстан – аны. Татар иле, Россия тарихына мөнәсәбәтле Юсуповлар нәселе тарихы X-XXI гасырлар дәвамында язылуын дәвам итүе хакында халкыбызга күрсәтәсем килде. 18 майда без Казан җиренә аяк басканчы, 15е көнне Ксения Юсупова Петербургка килде. Аны мин аэропортта, татар халкы чәкчәк белән кунак каршы ала икән, димәк, ул кадерле кунак, сүзләре һәм Казан сөлгесенә салган чәкчәгем белән каршы алдым. Татар кешеләреннән гомерендә беренче итеп ул мине күрде, милли ризыгыбызны тәмләп карады. 16сы көнне исә Петербург шәһәре элитасы, хакимият вәкилләре исеменнән аның килүе уңаеннан кабул итү мәҗлесенә чакырып, 150ләп кеше җыйдым. Татарстан исеменнән Зилә ханым Вәлиевадан шушы проектны хуплап, княгиня Ксения Николаевна Юсупованың республика башкаласы Казанга рәсми чакырылуы турында хат алынган иде, аны мин тантана барышында гына укыдым. Шул рәвешле Татарстанның рәсми позициясен күрсәтү отышлы тоелды. Мөхтәрәм кунагыбызга Тимур Акулов гаҗәеп гүзәл чәчәк бәйләме тапшырды.

Җыеп кына әйкәндә, татарның сәхнә номерлары белән бизәлеп, 6 сәгать дәвам иткән программа барышында ялыккан кешене күрмәдем мин, чөнки бик кызыклы һәм файдалы итеп корылган иде ул. Шул вакыйга уңаеннан пешергән зур гына чәкчәкне, билгеле инде, башлап Ксения Николаевна кисте. Татар мохитен тойсын өчен тырыштык, хәтта татарча биергә өйрәттек аны. Очрашу истәлеге буларак татарлар исеменнән, татарлар белән очрашу вакыты җитте, дип, Швейцариядә эшләнгән сәгать бүләк иттек. Алтын сәгатьнең циферблаты капкачлы, ә өстендә чорналган 2 елан ясалган, асылташлар билән бизәлгән. Еланнарның Казанга мөнәсәбәте булуы турында риваятьләр әле дә яшәве турында әйттем. Бүләгебез ошады дип беләм.

Кичәне төнге 12ләргә, ниһаять, тәмамладык. 17се Казанга поезд белән юл тотасы булганга, юлда сыйлану өчен милли ризыклар - зур гына казны, тай итен, чәкчәк пешереп өлгертәсем бар иде, чөнки княгиняның оныгы Ясминәгә 3 яшь тулган көн дә әле ул. Тырышсаң, була ул, өлгерттем, бик күңелле булды. Ни өчен поезд сайлавы исә Ксения Николаевнаның Россияне күрәсе килү белән аңлатыла.


Поезддагы юлчылар үзләре белән шундый кунак барганын белделәрме, сәяхәт барышында кунакка игътибар булдымы?

Ә.Р.: Поезд башлыгы Сергей Бердников үзенең җаваплылыгындагы биләмәләрне әйләнгәндә мин үзем үк купеларның берсендә княгиня баруын, моның Казанга гади сәяхәт кенә түгел, ә тарихи вакыйга булуын аңлаттым. Ул, үз чиратында, республика башкаласына килеп туктар өчен беренче юлны бирүләрен сораган. Кунакчыллык, ярдәмчеллек татарларга да, русларга да хас бездә. Без барыбыз да үзебезнең уртак Ватаныбызны яратабыз, кирәк чакта булышырга омтылабыз – болар бик кыйммәтле һәм безне берләштерә торган сыйфатлар, минемчә.

Ксения Николаевна юлда татарларның милли гореф-гадәтләре турында кызыксынды, халкыбыз хакында фикерләре белән уртаклашты, уйларына чумып барды, җырлар сузды хәтта. Казанда үзебезнең милли киемдәге кызлар чәкчәк белән каршы алгач, ул һич тә югалып калмады, чөнки чәкчәкнең кунакчыллык билгесе, аны чеметеп булса да тәмләргә кирәклеген Петербург аэропортына килеп төшкәч тә белгән иде инде ул. Мәдәният министрлыгы аңа чәчәк бәйләме дә әзерләгән булган, матур гына каршы алдылар, “Шаляпин” кунакханәсенә урнаштырдылар. Казанда бик бәхетле-куанычлы мизгелләрдән торган очрашулар 6 көн дәвам итте.

Әйе, төрле даирәдә рәсми кабул итүләр, очрашулар хакында җирле матбугатта мәгълүмат күп булды, шул исәптән “Татар-информ” агентлыгы да аларны киң яктыртты. Шулай да, Сезнең карашка, иң истә калганы, журналистлар күзе “тотып” алмаганы нәрсә?

Ә.Р.: Ярый, Нуриев фестивален тамаша кылуыбыз, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Кремль музей-тыюлыгында булуыбыз хакында сөйләп тормыйм. Шулай да, әйтми кала алмыйм: Казан Кремленың таш түшәлгән, кайчандыр Сөембикә-ханбикә атлап үткән юлларыннан, аның рухы яшәгән турыдан үткәндәге хис-кичерешләре кунагыбызның йөзенә язылган иде, аны рәхмәт катыш горурлык, хәсрәт, җирсү, тагын ниндидер тойгылар биләп алган иде аны.

Кол Шәриф мәчетендә булдык. Ксения Юсупова җәмигъ мәчетендә шушы җирдә яшәгән барлык мөселманнар, бөтен нәсел-тамырлары рухына дога кылдырды һәм... үзе дә күз яшьләре белән бар күңелен биреп дога укыды. Шуны күреп, исебез китеп карап тордык. Аннары Сөембикә манарасына таба юл алдык. Иртәнге тынлык, кояш нурлары иркәли, искиткеч хозурлык... Манара төбендә Татар дәүләт фольклор ансамбле милли көйләр уйный. Манара ташларына куллары тию белән, кунагыбызның хисләре ташкындай бәреп чыга... Шулардан соң кадерле кунагыбыз өчен шатланып, мин үземнең нинди игелекле гамәлгә катнашым булуга куанып, эшемнең кирәклегенә тагын бер кат инандым.

Әңгәмәне Миләүшә Низаметдинова әзерләде


















autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100