Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
2018 елның 1 гыйнварында Әлфия Туфан кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
(Казан,10 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе хезмәткәре Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысовага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты хәбәр итә.
"2018 елның 1 гыйнварында Әлфия Туфан кызы 55 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Быел гыйнвар аеннан Әлфия Миңнуллина лаеклы ялга китә. Хезмәттәшебезгә татар дөньясындагы яңалыкларны конгрессның рәсми сайтында нәтиҗәле яктыртып баруы һәм массакүләм мәгълумат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләве өчен Татар конгрессы коллективы зур рәхмәт белдерә. Киләчәктә дә Татар конгрессы белән араларны суытмыйча, уртак проектларны тормышка ашыруда ярдәмләшеп яшәрбез дигән өметтә кала", дип яза Татар конгрессының рәсми сайты.
Исегезгә төшереп узабыз: Әлфия Туфан кызы озак еллар “Интертат.ру” республика электрон газетасының да баш мөхәррире булып хезмәт куйды. Узган ел ахырында Әлфия Миңнуллина-Юнысова Республика Президенты указы белән, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Дәрәҗәле исемне Әлфия Туфан кызына Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз