news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Когогина: Туган телне өйрәтү процессын кызыклы итү мөһим

Дәүләт Думасы депутаты парламентның түбән палатасы кабул иткән “Мәгариф турында”гы законга төзәтмәләрне шәрехләде.

(Чаллы, 25 июль, “Татар-информ”). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Кагогина парламентның түбән палатасы кабул иткән “Мәгариф турында”гы законга төзәтмәләрне шәрехләде.

“Бу закон проекты туган телне өйрәнү мәктәп программасы перифериясенә кертеләчәк яки бөтенләй булмаячак дип борчылучы кешеләрне куркуга салды. Дума мәйданында киң җәмәгатьчелек белән фикер алышудан соң закон гражданнар һәм региональ парламентлар позициясен исәпкә алып эшләнеп бетте”, - диде парламентарий.

Төзәтмәләр буенча, мәҗбүри мәктәп программасында рус теле һәм туган тел булачак, ә туган телне укучының ата-анасы язган гариза буенча сайлап алачаклар. Шулай итеп, татар, чуваш, удмурт, чечен һәм башка телләрне мәҗбүри туган тел сыйфатында укый ала. Әмма шул ук вакытта ата-аналар һәм укучыларның туган тел буларак рус телен сайлау мөмкинлеге саклана, диде депутат.

“Хәзер министрлыкка һәм аның региональ бүлекләренә кызыклы һәм сыйфатлы белем бирү программасы, туган тел буенча дәреслекләр әзерләү һәм балалар белән ата-аналар арасында туган телне өйрәнүгә чакыру буенча эш алып барырга кирәк”, - диде Когогина.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100