Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлфия Когогина: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак күрсәтә
Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Конституция Россия дәүләтенең нигезе булып тора. Әгәр нигез ныклы булса, йорт озак тора һәм анда яшәү уңайлы булачак. Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш биреп, әнә шундый фикер белдерде. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сайтында хәбәр ителә.
«Яңа төзәтмәләр илебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россияне социаль дәүләт буларак сыйфатлый. Россиядә яшәүче һәр халыкка туган телне саклау хокукын беркетүче төзәтмәне аерым билгеләп үтәм, бу күпмилләтле Россия халкы өчен бик мөһим», — диде Когогина.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр үткәрелә. Үз участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта белеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз