(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында кичә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе узды.
С.Садыкованың төрле елларда иҗат иткән әсәрләреннән төзелгән программа җанлы тавыш белән фортепиано, виолончель һәм баянга кушылып башкарылды.
Быел композитор Сара Садыйкованың 111 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан С.Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар китабы әзерләп чыгарды. “Бибисара моңнары” китабына композиторның моңарчы нәшер ителмәгән 143 җыры тупланган. Актерлар йортында оештырылган искә алу кичәсен композиторның кызы “Татар моңы Сине юксына” дип атаган.
“Әнкәй гомере буе халкына хезмәт итте. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр җырлар язды. Һәрвакыт татар язучылары, шагыйрьләр, җырчылар белән аралашып яшәде. Аның архивларын барлаган саен, әсәрләре табыла тора. “Бибисара моңнары” китабында да моңарчы халыкка таралмаган әсәрләре урын алды. Әнкәй хезмәт кешесенә, туган як табигатенә дан җырлаган. Аның әсәрләрен бүгенге яшь җырчыларга да тәкъдим итәм. Концертта кайбер әсәрләренең премьерасы да булды. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов башкаруында Касыйм Тәхәү шигыренә 1960 елда язылган “Татарстан – нефть җире” шундыйлардан. Яшьләрнең концертта катнашуы да сөендерә. Әнкәйнең иҗатын киләчәккә яшьләр илтәчәк бит”, - диде “Татар-информ” хәбәрчеснә Әлфия Айдарская.
Искә алу кичәсе скрипкачы Динә Закирова башкаруында С.Садыйкованың әсәрләренә тезмә белән башланып китте. Фортепиано партиясен Маргарита Коварская башкарды. Җырчылар Иркен Мостафин, Гөлнара Мөхетдинова, Рөстәм Гыйльфанов, Зөлфия Зарипова, Гөлнара Морзиева, Гөлнара Байназарова композиторның моңарчы яңгырамаган яки сирәк ишетелгән әсәрләрен яңгыраттылар. Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Зөһрә Сәхәбиева күптән инде халык күңелен яулаган җырларны башкарды. Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәренә С.Садыйкова музыканы 1978 елда яза. Бу җыр авторлар тарафыннан З.Сәхәбиева тапшырыла һәм хәзерге көнгә кадәр әсәр җырчы репертуарын бизәп тора. Зал тутырып килгән тамашачы әсәрне кайнар алкышларга күмде.
С.Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” конкурсы лауреаты, яшь музыкант һәм композитор Ильяс Камалов - виолончельдә, Әхмәт Кәримов - баянда, Мария Курочкина флейтада башкарган әсәрләр дә мәшһүр көйязарның истәлеген яңартты. Профессиональ пианист Илдар Арсланов да концертта С.Садыйкова көйләрен башкарды һәм җырчыларга кушмалык итте. Казан театр училищесы студентлары татар шагыйрьләренең композиторга багышлап язган шигырьләрен укыды.
Искә алу кичәсен Әлфия Айдарскаяның үзе алып баруы да концертка җылылык һәм ихласлык өстәде. “Саф чишмәдән су эчкән кебек булды, нинди моңлы җырлар күңелне иркәләде”, - дип таралышты тамашачы искә алу кичәсеннән.
Композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән әңгәмәне "intertat.tatar" электрон газетасыннан
укырга мөмкин.
Белешмә өчен: Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендə Казанда туа. Фатиха Аитова мəктəбендә белем ала. Совет власте елларында ачылган Педагогия техникумында укый. Аитова мəктəбендə һəм техникумда укыган елларында ук Сара Садыйкова җырлый башлаган. 1921 елгы ачлыктан җəфа күргəн кешелəр өчен хəйрия спектакле итеп куелган “Бүз егет” драмасында беренче тапкыр сəхнəгə чыгып, җырлап уйнала торган Сəхипҗамал ролен башкара. Техникумда җыр дəреслəре алып барган татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши тәкъдиме белəн Сара Садыйкова Мəскəүгə Чайковский исемендəге консерваториягə укырга җибəрелə. Консерваториянең җиңелəйтелгəн программа белəн укытыла торган махсус бүлегендə вокал буенча белем ала (1922-1928 еллар). Шушы ук консерваториянең татар опера студиясен тəмамлый (1934-1938 еллар).Сара Садыйкова – татар опера театрына нигез салучыларның берсе. Опера театры сəхнəсендə күп кенə онытылмас образлар иҗат итə. 1930 елларда Мəскəүдəге “Эшче” театрында, шулай ук Казандагы татар драма театрында эшлəп, Сара Садыйкова җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра. 1942 елда “Көтəм сине” тангосын язуы белəн Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана. Үзенең иҗат гомерендə ул 400гə якын җыр, 30дан артык спектакльгə музыка, инструменталь әсəрлəр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итə. Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисткасы (1939), Татарстанның халык артисткасы (1977), Россиянең атказанган сəнгать эшлеклесе (1984) дигəн мактаулы исемнəр бирелә. 1982 елдан Сара Садыйкова Татарстан Композиторлар берлеге əгъзасы. 1986 елның 7 июнендə композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова каты авырудан соң вафат булды. Ул вафатыннан соң Татарстанның Г.Тукай исемендəге дəүлəт бүлəгенə (1990 ел) лаек дип табыла.