news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Айдарская: Безнең түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми

Композиторның кызы “Моңнар алиһәсенә”нә һәйкәл куелмавына борчыла.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми. Элек җитәкчеләр сәнгать белән кызыксына иде, хәзер аларга спорт кына кадерле. Бу фикерне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы “Сания” дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская җиткерде.
 
“Әнкәй Казанны данлап 8 җыр язган шәхес. Әле үзенең Казанга атап иҗат иткән шигыре дә бар, - ди Әлфия Айдарская. - Тик менә әллә кайчан куелырга тиешле “Җидегән чишмә” композициясе, ягъни һәйкәл язмышы гына билгесезлектә кала бирә. “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов белән дә очрашкан бар. Юнысов мәйданында куелмагач, яңа урын бирделәр бит. Бер ягында мәчет, икенчесендә тукталыш. Туристлар Тукай музееннан чыгып, Кабан буена китә, Әхтәмов урамына килеп, мәчеткә уза. Туристлар йөри торган җир, мин ул урынга да риза. Композиция авторы Рада  Нигъмәтуллина Юнысов мәйданын таләп итә. Һәйкәлнең Юнысов мәйданында булмаганына мин дә бик кайгырдым, хәзер дә кайгырам. Бу урынны Сара Садыйкованың 100 еллыгында ук һәйкәл өчен тәгаенләгән булганын да беләм. Безнең түрәләргә Сара Садыйкова кирәкми. Элек җитәкчеләр сәнгать белән кызыксына иде, хәзер аларга спорт кына кадерле. Дөресен генә әйткәндә, Сара Садыйкова үзенә мәгънәви һәйкәл куйган инде ул. Егерме елдан артык “Моңнар алиһәсе”нә һәйкәл куя алмый азапланулары гына мине аптырата да, борчый да, рәнҗетә дә”.
 
Халык күңелендә “Калфаклы сандугач” булып уелып калган Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән "Интертат.ру" электрон газетасы әңгәмә әзерләде. Әлеге әңгәмәдә Әлфия Айдарская данлыклы әнисе һәм газаплы яшьлек еллары турында бәян иттә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100