news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде

17 июнь көнне татар халкы бөек җырчысы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатты.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде
Рамиль Гали

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарның бөек җырчысы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия, “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда, республика җитәкчелегенә – Президент Рөстәм Миңнехановка, беренче Президент, әнисенең якташы да булган Минтимер Шәймиевка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры, әнисенең якташы Энгель Фәттаховка, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, Казан мэры Илсур Метшинга бөтен гаилә исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. “Филармония директоры Кадим Нуруллинга да рәхмәтләребез чиксез. “Без җитәкчелекнең зур ярдәме белән әнине үзе хыялланганча озата алдык, купшы җеназа мәрәсиме оештыра алдык, - диде ул. - Әнине озатырга килгән халыкка тирән рәхмәтләребезне белдерәбез”, - дип өстәде.

“Әни кешеләргә рәхмәтле була белде. Без апам белән әни кебек булырга – кешеләргә рәхмәтле булырга тырышабыз. Әни авырып ятканда, сәдакалар тараттык, догалар укыттык. Үзебезчә тырыштык инде. Аллаһ кабул итсен инде, әнинең урыны җәннәттә булсын!” - ди Зөлфия.

Мәгълүмат өчен. 17 июнь көнне татар халкы бөек җырчысы Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатты. Җырсы белән хушлашырга Г.Тукай исемендәге филармония залына 2000 кеше килгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot