Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия “Татар-информ” аша татар халкына рәхмәтен җиткерде
Бүген әнинең соңгы концерты, ул мондый җирләүне үзе теләде, ди җырчының кызы.
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Әлфия Авзалованы җирләгәннән соң аның кызы Зөлфия "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы белән хушлашу тантанасына килгәннәргә, җирләүдә булышканнарга, аның иҗатын яратучыларга һәм, гомумән, барлык татар халкына рәхмәт җиткерергә теләге барлыгын әйтте.
“Бөтен килгән халыкка бик зур рәхмәт. Әнинең бүген соңгы концерты булды, дип әйтеп була. Бөтенесе дә әнинең җырларын тыңлады, кул чаптылар. Килгән кешегә, җитәкчеләргә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәриповичка бик зур рәхмәт. Беркем онытмады”, - диде Зөлфия.
“Ул җирләүнең шушындый булуын үзе теләгән иде. Минем белән халык килеп саубуллашырга тиеш, дип әйткәне бар. Мине концерт күлмәге белән җирләгез дип, васыять әйтеп калдырды", - дип искә төшерде җырчының кызы.
"Ахырда тагын бер тапкыр әниемнең яраткан сүзен әйтәсе килә: “Халкыма бик зур рәхмәт”, - диде Әлфия Авзалованың кызы.
Әлфия Авзалова белән хушлашу чарасыннан фоторепортажны Интертат электрон газетасында карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз