Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфия Авзалованың кызы Илһам Шакировка бәйле истәлекләре белән уртаклашты
Бүген Казанда Илһам Шакировны искә алу кичәсе булды.
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова мәрхүм җырчы Илһам Шакиров хакында икенче әтиебез кебек булды диде. Ул җырчы турында истәлекләрен Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Илһам Шакировны искә алу кичәсендә сөйләде.
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова сүзләренчә, Илһам Шакиров аның өчен икенче әтисе кебек булган. "Кызым дип эндәшә иде. Шакката идем: кешедә ике әти була аламыни инде?" - диде ул.
"Театр училищесына әнигә әйтмичә генә укырга керергә бардым. Әни гастрольләргә киткән иде. Имтиханнарга барганда, ишек янында Илһам абыйны очраттым. Ул миннән: "Эй, кая барасың?" - дип сорады. Мин: "Дус кызымның имтиханнары", - дип алдадым", - дип сөйләде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.
Әлфия Авзалова кызы сәхнәдә имтихан тапшырганда, Илһам Шакиров кабинетка керә. "Югалып калдым", - дип искә алды Зөлфия ханым. Ләкин ул чыгышын дәвам итә, һәм ахырда театр училищесына укырга керә. "Кызык та, кызганыч та иде әлеге очрашуыбыз", - дип әйтте ул.
- Кичәне "Татар-информ" агентлыгы онлайн трансляцияләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз