news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалованың кызлары әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесе үткәрде.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә оештырган Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә бөек җырчының кызы Зөлфия әйтте.

“Безгә бик авыр, моңарчы вакыт ниндидер мәшәкатьләр белән узды. Ыгы-зыгы. Кырыгы җитте, ул узды. Ә алга таба нәрсә эшләргә? Мөгаен, мемуарлар яза башларга кирәктер”, – диде Зөлфия ханым. Ул әнисе турындагы мәзәкләрдән, Әлфия Авзалованың “Фаина Раневская кебек кызыклы сүзләреннән” китап чыгару мөмкинлеген да җиткерде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова каты авырудан соң 15 июньдә 84 яшендә вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100